Туган авылым - Баткагым

Туган авылым - Баткагым,

Өй артында үскән зур талым.

Кая барсам да, сагынып кайттым,

Синнән башка яши алмадым.

Бар иде синең, авылкаем,

Гөрләп торган чакларың.

Җәй җиткәч, бала-чага җыелып

Коендыра идек колхоз атларын.

Без атлар коендырган күлләр

Күптән инде шул киптеләр.

Авылыбызда эш калмагач,

Яшьләр читкә киттеләр.

Авылкаем, минем Баткагым,

Як-ягыңда иген кырларың.

Язын, көзен эшләр беткәч,

Гөрли иде яшьлек туйларың.

Моңсуланып калдың, авылым,

Кадакланды бик күп өйләрең.

Ишетелми хәзер гармун тавышы,

Матур моңлы авыл көйләрең.

Көзләр җиткәч, һәрбер йортта

Уза иде гөрләп казлар өмәсе.

Эх, шул чакларга - балачакка

Килә минем кайтып киләсем.

Авылкаем, минем Баткагым,

Өй артында үскән зур талым.

Җәй җиткәч, сине сагынып кайта

Ерактагы улларың һәм кызларың.

Без үскәндә хәл белергә

Керә идек бит күршегә.

Һәрбер йортта кунак итү иде,

Читтән кунак кайтса күршегә.

Авылдашларның күбесе инде

Мәңгелеккә арабыздан киттеләр.

Күңелгә авыр, елдан-ел халкы азая,

Кечерәя бара без туып үскән авыл.

Бикләнде ишекләр, капкалар,

Күрше керми хәзер күршегә.

Хәтта бертуганнар да йөрешми,

Әйләнде шул чит-ят кешегә.

Авылыбыз урамнарында

Үсә хәзер каз үләннәре.

Исән чакта күрше хәлен белик,

Онытмыйк без үлгәннәрне.

Нәрсә булды, ник соң болай

Үзгәрде адәм баласы?!

Бик күп йортта ялгыз ана яши,

Булса да газиз баласы...

Салкын кышка кердек, кар ява,

Кар астында кала сукмаклар.

Көн дә кар көрәп, сукмак ясыйм,

Кайтырлар, дип, бәлки, балалар...

Күрше керми шул күршегә

Хәлләрен белешергә.

Әле дә ярый телефон бар

Эч пошкач сөйләшергә.

Мин бик бәхетле димен үземне,

Аллаһы язган авылымда гомер итәргә,

Яратканым белән кулга-кул тотынып,

Гаилә тормышын башлап китәргә.

Халимә САФИУЛЛИНА,

Өчкаен-Баткак.