Нинди бәхет ул - бәхетле булу!

Нинди бәхет - бәхет хисен тою
Бәйрәмнәрдә түгел, һәр көндә.
Нинди бәхет иртән уянулар
Кояш нуры иркәләгәндә.
Нинди бәхет – сөйгән ярың белән
Җитәкләшеп паркларда йөрү,
Дөньяга ямь өстәү ниятендә
Матур-матур гөлләр үстерү.
Нинди бәхет – туганнарың булу,
Балаларның җылылыгын тою.
Бәхет - дөньядагы иң-иң әйбәт
Оныкларга әби-бабай булу.
Нинди бәхет - туган, дуслар белән
Бергә-бергә ярдәмләшеп тору.
Бала-онык кадер-хөрмәтеннән,
Мәхәббәттән бик бәхетле булу.
Нинди бәхет – ачу сакламыйча,
Кешеләргә ярдәм итеп яшәү.
Күршеләрнең кадерен белеп,
Бергәләшеп тәмле чәйләр эчү.
Бәхет бит ул – Аллаһыга таяну,
Бисмилладан көнең, эшең башлау.
Бары тик Ул ярдәм иткәнен аңлап,
Аягыңда ныклап басып тору.
Нинди бәхет – бер-береңне сөю,
Бәла-казаларсыз юллар кичү.
Нинди бәхет – бәхет хисе белән
Дөньяның ямен тоеп гомер итү!
Рәйсә АЛЕЕВА,
Ульяновск шәһәре.
Назлыгөл Мистякова тәрҗемәсе.