Бәхил бул, Рәшит абый!

Изге Рамазанның бер төнендә
Аллаһының бәндәсе җан бирде.
Ураза тотып, җомга укып кайткач,
Үлем фәрештәсе янына килде
Киң күңелле, чын иманлы иде
Фәрит улы Рәшит абыебыз.
Кызыксынып, тыңлап тора иде -
Бер сораусыз калмый җомгабыз.
Күршеләргә дә күркәм булды,
Нык ярдәмчел, тырыш иде ул.
Әти-әнисенә догачы булды,
Шулай язган, иртә китте шул.
Сабырлык бирсен Наҗия апага,
Көтелмәгән үлем - авыр ул.
Иманлы булсын туганнары,
Рәшит абыебыз, бәхил бул!
Үз рәхмәтеңә ирештер, дип
Ихластан Аллаһтан сорыйбыз.
Рамазанда җәннәткә керт, дип
Догада без теләп калабыз.
Азат хәзрәт ГАЙНУЛЛИН.