Нәсыйхәт дәресе

Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчетендә мөселман кардәшләребезнең эзләре бер дә суынмый.

Мәчетнең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов тарафыннан СВОда хезмәт итүче милләттәшләребезнең якыннары белән очрашулар һәрдаим оештырыла. Югары белемле мөгаллимәләр Ватанны саклаучылар көненә багышлаганган чаралар һәм күптөрле темалы нәсыйхәт дәресләре үткәрәләр. Ә инде Ислам дине нигезләрен өйрәнү, дини белем алу дәресләре, мәҗлесләр турында сөйләп торасы да юк.

Венера ханым Шәрипҗан кызы чираттагы нәсыйхәт дәресен Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү нияте белән дога кылдырудан башлап җибәрде. Аннары Гөлсинә ханым Таһирҗан кызы “Ясин” сүрәсен укып, күркәм мәҗлескә ямь өстәде.

Декабрь уртасы. Җир өстен яңа яуган ап-ак кар каплаган. Шушы матур иртәдә Венера Шәрипҗан кызы Гомрә хаҗына китәргә җыена. Аллаһы Тәгалә барырга кушкан изге җирләр ерак булганга, күңеленә борчу керә. Нәфисә Вәсим кызы бу вакытта аның янында була. Юлга чыксаң, иптәшең үзеңнән яхшырак булсын, дип халкыбыз бик дөрес әйткән. Күркәм холыклы, ачык йөзле, ихлас күңелдән ярдәм итәргә әзер булган Нәфисә ханым барлык авырлыкларны да җиңәргә булыша. Алар самолет белән Казаннан – Мәккәгә, аннары Мәдинәгә очалар. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) мәчетендә намазлар укып, барлык әрвахларның да рухларына багышлап дога кылгач, Мәккәгә юл тоталар. “Әл-Хәрам” мәчетендә булып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен Гомрә хаҗын кылалар. Венера ханым әти-әнисе, бакыйлыкка күчкән сеңелесе рухына багышлап дога кыла, туганнары белән дуслары җибәргән сәдакаларны тапшырып, теләкләр тели. Намазлар укып, вәгазьләр тыңлап, 14 көн сизелмичә генә үтеп китте, ди ул, тәэсирләре белән уртаклашып. Кайда гына булсалар да, хаҗиларны хөрмәтләп каршы алып, сыйлап, бүләкләр биреп озаталар.

Венера Мингачева изге җирләргә сәфәре турында ихлас күңелдән бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Очрашуда катнашучы шәкертләрнең һәм кунакларның күңелләре йомшарды, кайберләрендә изге урыннарга бару теләге туды. Мәҗлес тәм-томнардан сыгылып торган чәй өстәле артында җылы, җанлы әңгәмә белән дәвам итте.

Венера ханым күп еллар инде балаларга Ислам дине нигезләрен төшендерә, өлкән яшьтәге мөслимәләрне гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга, Коръән сүрәләрен, намаз уку тәртибен өйрәтә. Ул дәрәҗәле һәм абруйлы мөгаллимә булса да, һәрдаим белемгә омтыла. Башта үзебезнең мәчеттә укыды, аннары “Биләр” мәдрәсәсендә гыйлемен арттырды, хәзер Казанның “Апанай” мәчетендә белем алуын дәвам итә.

“Хаҗ кылып кайтканнан соң кешенең холкы үзгәрә, аңарда әдәплелек, гаделлеккә омтылу сизелә. Калеб чистара, сафлана, күңел йомшара, башкаларга карата миһербанлы, сабыр буласы килә. Аллаһы Тәгаләгә якынаерга тырышу, белемгә тартылу теләге арта”,- ди Венера ханым.

Хаҗ сәфәре – изге гамәл. Аллаһы Тәгалә барлык мөселманнарга да хаҗ кылырга, Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) эзләреннән йөрергә насыйп итсен.

Зәмзәмия ханым Исхак кызы Коръән сүрәләре укып, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп һәм дога кылдырып мәҗлесне тәмамлады.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,

Димитровград шәһәре.