Мәчеттә хатын-кызларны хөрмәтләделәр

Халыкара хатын-кызлар көнендә Сенгилей шәһәре мәчете җылы һәм ихлас котлаулар урынына әверелде. Дин кардәшләребез Яз һәм матурлык бәйрәме хөрмәтенә хатын-кызларга – әниләргә, апа-сеңелләргә, хатыннарга һәм кызларга – рәхмәтләрен һәм хөрмәтләрен белдерер өчен җыелдылар.

Мәчетнең имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Залалетдинов очрашуны Коръәни-Кәримнең «Ясин» сүрәсен укудан башлады. Аннары ул ил-көннәребезгә иминлек һәм тынычлык, өммәтебезгә бердәмлек теләп дога кылдырды. Мөселман кардәшләребез билгеләп үткәнчә, Ислам динендә хатын-кыз мөһим урын алып тора – ул гаилә учагын саклаучы, игелек һәм зирәклек чыганагы, якыннары өчен терәк һәм таяныч.

Хатын-кызларга мәхәллә исеменнән чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Күп балалы әниләргә һәм өлкән яшьтәге хатын-кызларга аерым игътибар бирелде – аларга зирәк, сабыр булулары һәм традицион ислам кыйммәтләрен саклап калуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерелде.

Җыелыш барлык хатын-кызларга һәм аларның гаиләләренә, җәмгыятебезгә иминлек, шулай ук Сенгилей шәһәренә тынычлык насыйп итүен теләп дога кылу белән тәмамланды.

Гөллия АЛЫМОВА,

Сенгилей районы.