МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ...

(Башы 6, 13 , 27 февраль, 6 март саннарында).

Хур булмадык беребез дә,

Ватанга хезмәт иттек.

Шофер, төзүче, педагог –

Иң кирәкле һөнәрләргә

Ия булып җитештек.

Шәфкать туташы Әминә,

Бизнесвумен Әлфиябез

Эшләре тора көлеп.

Разияне кем уйлаган

Шулкадәр артист диеп.

Профессор Рафаилебез

Телевизор экраныннан,

Газета битеннән төшми,

Гүя, күз өстендә каш.

Һәрберебез горурлана:

“Ул бит минем сабакташ!”

Бүгенге кичәбез өчен

Һәркемгә мең рәхмәтем.

Арабыздан киткәннәргә

Телик Аллаһ рәхмәтен!

Беренче укытучыбызны

Искә алыйк иң элек.

Рәйсә апа каршы алды

Һәркөн елмаеп-көлеп.

Рәйсә апа, Фәнүзә апа,

Сагынабыз хәзер дә.

Үзебез яшәгән чакта

Булырсыз сез хәтердә.

Искә алыйк, сабакташлар,

Наилә белән Сарияне,

Дамир белән Искәндәрне,

Шәриф белән Җәмилне.

Рухлары шат, урыннары

Якты һәм нурлы булсын.

Һәммәсенә исәннәрнең

Догасы барып торсын.

Ак ягы да, карасы да була,

Төрле чагы була дөньяның.

Гомернең кадерен белеп яшик,

Бүләге ул безгә Аллаһның.

Хушлашмыйбыз, саубуллашыйк бары,

Хәзергә, дип, сабакташларым.

Оныкларга ияреп, без бит әле

Кабат яши генә башладык!

Безнең бу сүнмәс дуслыгыбызның сере нәрсәдә соң? Бу сорауны үз-үзебезгә бирдек һәм без шәхес буларак үскән һәм формалашкан чор, беренче укытучыбыз Р.К.Сәгыйрова белән бәйле дигән нәтиҗәгә килдек. Без октябрятлар да, пионерлар да, комсомоллар да булдык. Мәктәбебез бездән дөрес кешеләр үстерде, бездә чын бәйләнмиләлчелек хисе, үзара ярдәмләшү, игелек һәм хезмәт сөючәнлек сыйфатлары тәрбияләде. Мондый нәтиҗәне без 2023 һәм 2025 елларда сыйныфташлар белән очрашулардан соң ясадык.

Мәктәп дуслыгы гомергә кала, диләр, ләкин, кызганычка, күпчелек очракта бу алай түгел. Мәктәп бит дуслыкны тудыра торган шартлар гына булдыра. Бергәләп уйнаган уеннар, куйган концертлар һәм класс белән уздырылган уртак мәдәни-күңел ачу кичәләре, туган көннәр, май аенда пионерия көннәрендә урманга экскурсияләр, анда спорт ярышлары үткәрүләр һәм ландыш, балтырган, әче кузгалак җыюлар, сыйныфташлар белән Олы Әврәле елгасы буенда учакта уха пешерүләр, шулай ук дәресләрдән бергәләп качу очраклары – болар барысы да безне, мәктәп укучыларын, якынайтты. Мәктәптә без һәр уку көнендә күрешә, аралаша ала идек, ә аны тәмамлагач, бу якынайтучы чаралар юкка чыкты. Һәм көндәлек ыгы-зыгылар арасында мәктәп дусларына вакыт табу һәм алар белән очрашу елдан-ел кыенлаша барды.

Сыйныфташларымның кайберләре, бәлки, мәктәпне тәмамлаганнан соң беренче тапкыр 1975 елның декабре ахырында, Әбдери авылында, Сария Бахитованың кунакчыл әти-әнисе йортында Яңа 1976 елны каршылар алдыннан махсус оештырылган очрашу турында күптән онытканнардыр. Шушы очрашу вакытында беренче мәртәбә сыйныфташларыбызны, укытучыларыбызны искә алдык, яңалыкларыбыз белән уртаклаштык, мәктәп тормышыннан һәм аннан соңгы кызыклы мизгелләрне искә төшердек. Бу сөйләшүләр вакытында Сергиевск зооветеринария техникумында укыган Вәгыйз Шәкүров сүзгә осталыгын күрсәтте. Ул беренче курс студентларын рәнҗеткән, акчаларын, азык-төлекләрен тартып алган өлкән курс студентларын ничек төп башына утыртуы турында сөйләде. Аның кылганнарыннан бергәләп дусларча көлдек. Ул чакта түбән курс студентларын рәнҗетү гадәти күренеш иде. Бу очрашу вакытында йөк ташу проблемасына “креатив якын килгән” сыйныфташыбызны искә төшердек. Бер дәрес вакытында ул ике чебенне кечкенә генә кәгазь чанага җигеп, аңа кечкенә генә кәгазь кисәкләре сала-сала, халык хуҗалыгы өчен чебеннәрнең “файдасын” һәм “нәтиҗәлелеген” өйрәнде. Андый «левшалар» сыйныфта берничә иде. Мәктәпне тәмамлап ярты ел узганнан соң үткәрелгән бу очрашу кичәсе һәркайсыбызның элекке сыйныфташлары тормышы белән кызыксынуын һәм яңалыкларын белеп торырга теләвен генә түгел, ә аларның бер-берсен сагынуын да күрсәтте.

1975 елгы декабрь кичәсеннән соң сыйныфташлар белән очрашулар сирәгәйде. Минем үземә Дамир Әюповны, Шәриф Гатауллинны, Вәгыйз Шәкүровны Совет Армиясе сафларына озату кичәләрендә, Сария Бахитованың Кызыл туенда булырга туры килде, шунда кайбер сыйныфташлар белән күрештем. Бу очрашулардан соң сирәк кенә Вәгыйз Шәкүров, Самат Сәгыйров, Хәмит Галимов, Искәндәр Мәҗитов, Мансур Мортазин, Әнисә Шәкүрова, Наилә Сабитова һәм башка кайбер сыйныфташлар белән авылда очрашкаладым.

Шунысын да искә алырга кирәк: безнең арабыздан биш сыйныфташыбыз Куйбышевка (Самара), Димитровградка киттеләр. Аларның дүртесе (Рәнидә Минекаева, Рәшит Фазлыев, Ренат Зәләлетдинов, Гөлсирә Хәмзина) әти-әниләре белән авылдан ук күченделәр, ә бишле-дүртлегә укыган Альмир Аблеев белем алуын Димитровград шәһәре интернатында дәвам итте. Бишенче сыйныфта Сария Бахитова белән Әнисә Шәкүрова да бер-ике ай Димировград мәктәбендә укып карадылар, ошатмыйча, яңадан авыл мәктәбенә кайттылар. Киткән сыйныфташларның күбесе җәй айларында авылга кайта, алар белән клубта күрешә идек. Безнең җәйге очрашуларыбызга шул сыйныфташларыбызның икесе килде (Альмир Аблеев, Ренат Зәләлетдинов). Безнең белән шулай ук өченче сыйныфтан алып сигезенчегә кадәр, кичке мәктәпкә күчкәнче, Җәмил Мингачев укыды. 1975 елның җәендә аның гомере фаҗигале рәвештә өзелде.

2023 елның маенда Рөстәм Вәлиевкә багышланган җыр фестивале вакытында бер-беребез белән көтелмәгән очрашу барыбызны да диярлек кузгатты, бездә сыйныф белән очрашу теләге туды. Шуннан соң беренче тапкыр 2023 елның июлендә - авылда, икенче тапкыр 2025 елның июлендә Димитровград шәһәрендә очраштык. XXI йөзнең беренче чиреген тәмамлаганда узган шул мәҗлесләрдә сыйныфыбызның 1975 елда – XX гасырның соңгы чирегенә кергәндә Әбдери сигезьеллык мәктәбендә уздырылган чыгарылыш кичәсен, күнегелгән бер типтагы көрән мәктәп формасын алыштырган матур күлмәкләрдән күбәләктәй күренгән кызларыбыз һәм ак нейлон күлмәк һәм клеш чалбар кигән егетләребезнең винил пластинкалы проигрывательдән яңгыраган совет эстрадасы хитлары астында вальс әйләнүләрен, шейк биюләрен, шулай ук директорның һәм укытучыларыбызның изге теләкләрен һәм үгет-нәсыйхәтләрен искә алдык. Әлбәттә, моннан 50 ел элек, чыгарылыш кичәсеннән соң, сыйныф белән таңны каршы алуыбыз, беренче кояш нурлары белән бергә яңа көнгә елмаюыбыз һәм яңа олы тормышка басуыбызга шатлануыбыз турында сагынулы сөйләшүләр булды. Гүя, без кабат шул егет-кызларга әверелдек!

2023 һәм 2025 елдагы тулы табынлы мәҗлесләр вакытында без соңгы кыңгырау, саубуллашу кичәбезне, шулай ук Гөлсинә Мостафинаның кунагы, Самара шәһәреннән кайткан, модалы киң клеш чалбар кигән Алиянең оста һәм матур итеп шейк биюен дә искә алдык. Кайбер егетләребезнең кунак кызы Алиягә шундук баш ташлап гашыйк булулары турында шаярттык. Беренче дуслар, беренче мөхәббәт хисләре белән уртаклаштык, модага ияреп кылынган җүләрлекләрне искә алып көлештек. Беренче укытучыбыз – яраткан Рәйсә апабызны да сагынып сөйләдек. Ул малайларның эстетикасы турында кайгыртып, аларның маңгай чәчләрен кырып алуга каршы чыга иде. Укытучыбызның сүзенә колак салып, мәктәп җитәкчелеге безнең маңгай чәчләребезгә тимәскә, бер колактан алып икенчесенә кадәр чәч алу машинкасы белән бер буй салырга рөхсәт бирде. Нәтиҗәдә, безнең башыбыз такыр булмады, бөтерелеп торган матур маңгай чәчләребез сакланды.

Самат, Рәйсә Касыймовнаның туганы, сыйныфташларга: «Сез укымаган, тыңламаган һәм тәртип бозган өчен миңа эләгә иде, аеруча башка төшкәләде инде...» – дип, уенын-чынын бергә кушып шаярткан иде. Ә башына, “безнең өчен”нән бигрәк, үз шуклыгы аркасында эләкте, бугай, аның. Беренче сыйныфта укыганда, кызып уйнаганда малайларның берсе аның маңгаен ялгыш таш бәреп тишкән иде. Хәлен белергә янына килгәч, Самат авыл фельдшерлык пунктында ничек итеп бинтлы бәйләвеч куюларын, үзен сугыш батыры урынына куеп, күпертеп сөйләде. Кызыгырсың, билләһи! Икенче очракта, шулай да, безнең дә катнаш булды. Рәйсә Касыймовнаны нәрсә беләндер шундый хәлгә китереп җиткергәнбез ки, ул ачуланып беренче рәттәге беренче парта читенә агач күрсәткеч белән суккалап торганда, күрсәткеч ялгыш Саматның башына эләкте. Менә шул урында безнең катнаш бетә, чөнки дәрестә (!) артына борылып кем беләндер сөйләшеп утырган Саматның бәхетсез башы, иясе укытучы апабызның кисәтүле тавышын һәм күрсәткеч шыкылдавын ишетеп кинәт алга борылганда очрашты агач күрсәткеч белән. Бу юлы сыйныфташыбызның таштай башына бернәрсә дә булмады, ә агач күрсәткеч өчкә сынып өч якка очты. Самат үзен гаҗәп дәрәҗәдә тыныч тотты, кычкырмады, башын тотып үкереп еламады. Бу очрак безгә яхшы сабак бирде. Безнең башкача Рәйсә апаны да, башка укытучыларны да чыгырдан чыгарганыбыз булмады шикелле. Кызу холыклы Рәйсә Касыймовнаның искиткеч олы җанлы кеше булуын, баланы кимсетү яки рәнжетүнең аңа ят икәнен без сабый күңелебез белән тоя идек, хәзер ул тойгы күңелебездә олы хөрмәт булып яши.

Очрашулар вакытында мәктәп елларын, барлык укытучыларыбызны һәм остазларыбызны җылы итеп һәм рәхмәтләр белән искә алдык, бу истәлекләр уңай хис-кичерешләр тудыра торган рәхәт мизгелләр иде. Укытучылар безне укырга һәм язарга гына түгел, ә намус белән яшәргә, чын кеше булырга, бер үк вакытта, мөстәкыйль фикер йөртергә һәм үз юлыбызны табарга, авыр вакытларда, хәтта бөтен дөнья үзгәргән очракта да, фикерләрне максималь файда китерерлек итеп формалаштырырга, уңга-сулга тайпылмаска өйрәттеләр.

Үземнең һәм сыйныфташларымның мәктәп елларын ихлас тасвирладым дип уйлыйм. Үзебезнең балалык елларыбыз, без үскән заман турында бер мәкалә кысасында булганынча тулы итеп сөйләргә тырыштым. Ул заманны хәзер еш кына каралтып сурәтлиләр. Ләкин... “Времена не выбирают - в них живут и умирают”. Уйландыра торган сүзләр бит? Нинди булса да, ул заманда белем һәм тәрбия югарылыкта булу – шиккә алгысыз хакыйкать! Әлбәттә, һәр буынга үзенең мәктәп елларын һәм яшьлеген идеаллаштыру хас. XXI гасыр балаларына, шулай да, бераз көнләшеп карыйм, чөнки аларның бездә булмаган мөмкинлекләре шулкадәр күп. Ходай язсын, алар ул мөмкинлекләрдән дөрес файдалансыннар, тупас кулланучылар һәм циниклар булып түгел, лаеклы кешеләр һәм гражданнар булып үссеннәр. Балалар – милләтнең һәм илнең киләчәге. Аның нинди булачагы бездән, өлкәннәрдән тора. Һәм бу яңгыравыклы сүзләр генә түгел, бу – безнең җәмгыять һәм тарих алдындагы җаваплылыгыбыз.

Безнең мәктәп елларыбыз төрле вакыйгалар белән тулы булды, аларны төрле хис-кичерешләр белән искә алырга мөмкин: шатлык һәм бәхет, җиңелчә сагыш һәм сагыну. Мәктәп еллары – соңыннан истәлекләр булып яшәячәк вакыйгалар белән тулган мавыктыргыч һәм күңелле вакыт. Иң җылыларын аеруча җентекләп сакларга кирәк, чөнки алар кешегә тормыш юлында ярдәм итә алачак. Еллар узгач сыйныфташларыбыз һәм укытучыларыбызның исемнәрен онытмас өчен, мәктәп турындагы иң яхшы истәлекләрне яңарту өчен очрашуларны кабатлап торырга кирәк. Безнең һәркайсыбызның үз мәктәбе һәм аның турында үз истәлекләре бар. Хәтерләребезне яңарту өчен, хатирәләребезне альбомга тупласак та яхшы.…

...Нигезе XX йөзнең 20–30 еллар чикләрендә салынган, без сигез ел укыган иске мәктәбебезнең агач бинасы юк инде (җимерелгән), аның янәшәсендә кирпечтән ике катлы мәктәп төзелгән. Анда соңгы елларда башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы эшләде. Безнең мәктәп елларында эшләгән мәктәп бакчасы, төрле уеннар уйнаган стадионы да ташландык хәлдә. Соңгы вакытта шундый бер күңелсез закончалык барлыкка килде: мәктәп бетә икән, туган телебез, гореф-гадәтләребез сакчысы булган авыл да акрынлап юкка чыга. Шунысы уйландыра...

Рафаил ШӘЙДУЛЛИН,

тарих фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе.