Атказанган укытучы

Мәләкәс районының Мукшы Күле авылы мәчете имам-хатыйбы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Гимран Госман улы Хисмятуллов 14 мартта 80 яшьлек юбилеен каршылый.
Бөтен гомерен туган авылына багышлаган Гимран Госман улы үзенең хезмәт юлын “Ирек” хуҗалыгында гади колхозчы буларак башлап җибәрә. Аннары клуб мөдире, комсомол һәм партия оешмасы секретаре булып эшли. Рязаново авыл хуҗалыгы техникумын һәм Саратов югары партия мәктәбен тәмамларга да мөмкинлек таба. 1987-2008 елларда Мукшы Күле сигезьеллык мәктәбе һәм Филип урта мәктәбе директоры вазыйфаларын башкара. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән ике мәктәптә дә татар телен фән буларак өйрәнү җайга салына, татар халкының тарих һәм мәдәният музейлары ачыла, укучылар һәм ата-аналар катнашында “Рамазан”, “Кичке уен”, “Мәктәп чибәре”, “Аулак өй”, “Зөһрә йолдыз” бәйрәмнәре үткәрелә. Тәҗрибәле педагог буларак “Татар халкының тарихы” һәм “Татар этносы” дип аталган авторлык программалары әзерли. Мукшы Күле сигезьеллык мәктәбе татар телен, татар халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча Ульяновск өлкәсендә үрнәк мәктәпкә әверелә. Гимран Госман улы 1986 елда ук инде Мәләкәс районында Сабантуй бәйрәмен уздыру чарасын күрә. Ул 1998-2014 елларда татар автономиясенең Мәләкәс район советы рәисе вазыйфаларын үтәп, татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертте.
Гимран Госман улы күпьеллык намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен РФнең атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә, Ульяновск өлкәсе Губернаторы һәм Законнар чыгару Җыелышының, Мәләкәс район хакимияте һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Почет грамоталарына, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы олы казанышлары өчен” медаленә лаек була.
Хәзерге вакытта Гимран Госман улы Мукшы Күле мәчете имам-хатыйбы буларак традицион ислам кыйммәтләрен саклап калу, халыкны дингә тарту юнәлешендә күп тырышлык һәм көч куя.
Хөрмәтле Гимран Госман улы! Чын күңелебездән сезне юбилейлы туган көнегез белән котлап, татар телен һәм мәдәниятен, динебезне саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә хәерле озын гомер, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, гаилә бәхете, тигез тормыш теләп калабыз.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе,
“Өмет” газетасы редакциясе.