Язгы кыр эшләренә әзерләнәбез

Төбәгебез башлыгы Алексей
Русских регионның комплекслы үсеше буенча штаб утырышында язгы кыр эшләренә
әзерләнү мәсьәләсен карады
.
Быел язгы чәчү 765,9 мең
гектар мәйданда үткәреләчәк, 2025 ел белән чагыштырганда, бу – 7,4 процентка
күбрәк. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны 343,7 мең гектар мәйданда
чәчү күздә тотыла. Техник кул
ьтуралар
395,2 ме
ң
гектар мәйданны биләячәк, узган елга караганда, бу – 4
процентка артыграк. Бәрәңге белән яшелчәләрне чәчү
мәйданы узган елдагы дәрәҗәдә сакланачак. Хәзерге вакытта төбәгебез аграрийлары
язгы чәчү өчен орлыклар әзерләү белән мәшгуль. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы
культуралар орлыклары 64,5 мең тонна күләмендә әзерләнгән. Орлыкларның 40,9 проценты,
ягъни 26,4 мең тоннасы лабораторияләрдә тикшерелгән. Авыл хезмәтчәннәре шулай
ук 259 тонна көнбагыш орлыгы, 4,5 тонна соя орлыгы, 15,8 тонна рапс орлыгы,
11,5 тонна кукуруза орлыгы әзерләп куйганнар. Хуҗалыкларга орлыклар алдан
имзаланган килешүләр буенча планлы рәвештә кайтартыла.
“2026 елда гомуми чәчүлек
мәйданнары 1 миллион 87 мең гектар тәшкил итәчәк, бу – соңгы биш елдагы уртача
күрсәткечләрдән 34,5 мең гектарга күбрәк. Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсе
аграрийлары актив рәвештә язгы кыр эшләренә әзерләнә: ГСМ, минераль ашламалар
сатып алу, орлыклар кайтарту, кирәкле булган авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау
һәм запас частьләр әзерләү оештырылган. Оптималь һава шартлары урнашуы белән
аграрийлар кырга чыга алсын өчен әзерлек эшләрен үзвакытында тәмамлау бик тә
мөһим”,- дип белдерде Алексей Русских.