“Мин синең футболкаңны киеп йоклыйм”

Язмышның ачысын татырга
өлгергән Альбина Кипчатова махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормыш
иптәшләре һәм тол хатыннары өчен терәк һәм таяныч булып тора.
Альбинаның ире –
гвардияле капитан, вертолетчы Тимур Кипчатов 2022 елның апрелендә, махсус хәрби
операциянең башында ук һәлак була.
“Геройларның хатыннары”
федераль фотопроектын Ульяновск шәһәренә нәкъ менә Альбина Кипчатова китертте.
Төбәгебездә яшәүче егерме ике хатын-кыз ирләренең кительләрен киеп, камера
алдына бастылар. Аларның һәрберсе иренә хат юллаган. Альбина үзенең Тимурына болай
дип язган: “Мин синең футболкаңны киеп йоклыйм... Без улыбыз тууын шуның кадәр
теләгән идек”.
“Геройларның хатыннары”
дип исемләнгән фоторәсемнәр күргәзмәсе “Губернаторский” мәдәният сараенда,
сәүдә үзәкләрендә һәм шәһәр мәйданчыкларында узды. Аларны сугыш турында ишетеп
кенә белүче шәһәр халкы күрде.
2026 елның январена кадәр
Альбина Кипчатова Ватан сугышчылары гаиләләре Комитетының региональ штабына
җитәкчелек итте, гуманитар ярдәм җыеп озатуны һәм юридик булышлык күрсәтүне
оештырды.