Линара көмеш медаль алып кайтты

Болгария башкаласы Софиядә тхэквондо буенча халыкара турнир тәмамланды.

Ульяновск өлкәсе вәкиле Линара Муслимова әлеге турнирда зур уңышка иреште. Якташыбыз киеренке көрәштә финалга кадәр барып җитте һәм бары тик ватандашыбыз Кристина Адебайога гына оттырып, көмеш медальгә лаек булды. Линарының остазы – Владимир Куркин.

“Интернациональ келәмдәге зур казанышлар безнең спортчыларның югары әзерлек дәрәҗәсенә ия булулары турында сөйли”,- дип хәбәр иттеләр Ульяновск өлкәсенең спорт министрлыгында.