Балыкчылык – экономик үсешнең энҗесе

Губернатор Алексей
Русских Павловка муниципаль округына эш сәфәре барышында шәхси эшмәкәр Венера
Рафик кызы Кузахметованың крестьян-фермер хуҗалыгының матди-техник базасын
карады.
Әлеге хуҗалык муниципаль округ
агропромышленность комплексының уңышлы вәкиле булып исәпләнә. Предприятие
экономик үсешне тәэмин итүдә һәм район халкы өчен яңа мөмкинлекләр булдыруда
төп рольне үтәүче “Үсеш нокталары” реестрына керә.
Губернатор балыкчылык
тармагы үсешенә бәйле мөһим мәсьәләләрне хәл итү юлларын билгеләде. Аквакультураның
үсеше сыйфатлы азык-төлек продукциясен тотрыклы рәвештә җитештерү өчен киң
мөмкинлекләр ача, яңа эш урыннары булдыруга һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен
күтәрүгә булышлык итә.
“Зур кызыксыну белдерүе
һәм конструктив сөйләшү өчен Алексей Юрьевичка рәхмәтемне юллыйм. Бары тик
власть белән бизнесның тыгыз хезмәттәшлек итүе генә Павловка муниципаль
округының тотрыклы үсешен һәм иминлеген тәэмин итәргә сәләтле”,- ди округның
хакимият башлыгы Анна Мочалова.