МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ...

(Башы 6, 13 февраль саннарында).
Уксымлы басуында эшләгәндә малайлар белән тау астына төшеп кыргый үсемлек җимеше – безнең якта карагат дип йөртелә торган карга борынын (кара паслён) качып ашый идек. Әлбәттә, бу гамәлебез укытучыларга ошап бетмәде, алар юылмаган җиләк ашаган өчен безне орышалар иде. Берсендә сыйныф җитәкчебез В.В.Пятайкин мине дә “эләктерде”. Күршем, бер сыйныфка өлкәнрәк Ильяс югалып калмады, ашаган җиләгебезнең исемен белмәсә дә, мимика, кул хәрәкәтләре һәм татарча сүзләр (түгәрәк, кара төстә, баллы, тәмле, файдалы һ.б.) белән укытучыга ни-нәрсә ашаганыбызны аңлатырга азаплана башлады. Мин Ильяска шаяртып: «Русча бу җиләк ботва (сабак) була»,– дип әйттем. Моны ишеткәч, Ильяс дәртләнеп китеп, яңабаштан «ботваның» бик файдалы һәм тәмле икәнен тырышып исбат итәргә тотынды. Болайга ук киткәч, укытучыбыз рәхәтләнеп көлде дә,кулын селтәп, яныбыздан китеп барды. Ә карагат, чынлап та, бик тәмле иде.
Ул чорда хәзерге сыман җиләк-җимеш муллыгы булмады, авыл балаларының кырлар-урманнарда үскән табигать сыйларына каплануының сәбәбе шунда ки: күпчелек гаиләләрдә баллы ризык, җиләк-җимешкә кытлык иде. Организмыбызга кирәкле витаминнар һәм микроэлементларны белмәсәк тә, һәркайсыбыз туры килгәндә аларны тулыландыру җаен белде. Басу читендә үскән тузанлы карагат та шул “җай”ның берсе булган инде ул. Без үскәндә алма, чия, кура җиләге, карлыган, крыжовник бакчаларга кергән иде инде, ләкин аларны бөтен кеше дә үстерде дип әйтә алмыйм. Үскәнен дә авыл балаларының күпчелеге җәй көннәрендә генә ашый алды.
Башлангыч сыйныфта укыганда экскурсияләргә (походларга) күп йөрдек. Өченче сыйныфка күчкәч, 1969 елның май ахырында Зур Чирмешән елгасының сул кушылдыгы Олы Әврәле елгасы (озынлыгы - 63 км) башланган урынга барырга план кордык. Ул урында бозлык чигенгән вакытта барлыкка килгән калкулыклар, чокырлар, чишмәләр, сазлыклар һәм урманлыклар күп икән. 1920–1930 елларда нигезләнгән, күпчелек өлешен Лабиттан күчеп килүчеләр тәшкил иткән Идәй авылы да елга башыннан ерак түгел урнашкан. Олы Әврәле елгасы башындагы матурлыкны үз күзебез күрергә ният кылдык. Сыйныфташларның күбесе мәктәп ишегалдына җыелгач, 10 км чамасы ераклыкта урнашкан елга башына җәяүләп юлга чыктык. Көн болытлабрак тора иде. Әбдеридән чыгуга вак яңгыр сибәли башлады, җил кузгалды һәм бу безнең планнарны челпәрәмә китерде. Авылның югары очында, болындагы бер ермакка туктап, әниләребез әзерләп җибәргән ризыкларны утырып ашадык та, юлыбыз уңмау сәбәпле, кире кайтып киттек. Елганың башы булган чишмәне күрергә бик хыялланган идек, ул чакта чынга ашмады.
Минем үземә Олы Әврәле елгасының агач-куаклар белән капланган башын – бозлык чигенгән вакытта барлыкка килгән калкулык астыннан бәреп чыккан челтерәп аккан чишмәнең матурлыгын байтак еллардан соң гына күрергә насыйп булды. 1974 елның урак өстендә, август аенда Әбдери-Лабит комбайнчылары һәм без – аларның ярдәмчеләре, урган кырыбыз Олы Әврәле елгасы башына якын булудан файдаланып, өйдән алып килгән ризыкларны чишмә буенда утырып ашарга булдык. Чишмәнең әйләнә-тирәсен тирәк, татар өрәңгесе, зирек кебек төрле агачлар һәм куаклар әйләндереп алган иде. Түбән төшеп кул-битләрне юдык, чишмәнең тәмле салкын суын эчтек, кайберәүләр тирәнрәк урын табып коенып та алдылар. Төшке ашны ашаганда комбайнчы абыйлар елга һәм аның уңъяк ярындагы Атька тавы, Кайни (Каенлы) елгасы, Идәй, Бакчасарай авыллары турында өлкәннәрдән ишеткәннәрен сөйләделәр. Төшке аштан соң чишмә янында шактый юандык, әйтерсең лә, ул ниндидер сихри көче белән безне озак кына җибәрми тотты. Ул вакытта Олы Әврәле елгасы ярларының кайбер урынннарында, аеруча хуҗалык һәм колхоз сыер-сарыклары йөрмәгән борылышларда гына таллар үсә иде. Бүген елга ярларын буеннан-буена зирек, Америка өрәңгесе, таллар басып китте. Елга бик саекты, кайбер балык төрләре генә түгел, яшел бакалар да юкка чыкты.
Кабат балачак сәяхәтләренә кайтыйк. Минем өчен иң кадерлесе 1968 һәм 1970 елларның май ае азагында, 1 нче һәм 3 нче сыйныфларны тәмамлаганнан соң Рәйсә апа тарафыннан Лабит авылы артында урнашкан тарихи урынга, бронза гасырга караган бура археологик культурасы истәлеген тәшкил иткән курган янына оештырылган экскурсияләр булды. Алга таба курган термины урынына бездәгечә “мар” сүзен кулланырмын, чөнки кечкенәдән калебебезгә шул сүз кереп урнашкан. Без ул вакытта марның түбәсенә менеп, әйләнә-тирә табигать һәм тарихи-мәдәни истәлекле урыннарга озак кына сокланып карап басып тордык. Укытучыбыз, авыл халкы арасында йөргән берничә тарихи риваятьне телгә алып, безгә биредә яшәгән борынгы кабиләләр (халыклар) турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Ул Зирекле Куак авылы юнәлешендәге кырда бер-бер артлы тезелеп киткән бер төркем марны, Лабит авылының арткы урамында ике йорт арасындагы бәрәңге бакчасындагы марны күрсәтте. 1970 еллар башында бәрәңге бакчасының шул чактагы хуҗасы Әсәд Гайнуллинның экскаваторы белән калкып торган марның үз бакчасындагы өлешен тигезләгәнен күргәнем булды. Мар өстендәге туфракны ул экскаватор көрәге белән бакчасына таратты. Әлеге туфрак ниндидер көрән балчык төсендә иде. Авылдашларның: «Марны казыганда алты-көмеш, бронза чыкмадымы?» - дигән шаяруларына Әсәд ага, кәефенә карап, кайвакыт: «Бернәрсә тапмадым»,– дип кискен җавап бирә, яисә шулай ук шаяртып: «Тапкан әйбер белән сарай тулды, кирәк булса, мин югында кереп алыгыз»,– дия иде.
Шунысы да мәгълүм: бронза гасыр бура археологик культурасы марларының күбесе борынгы заманнарда ук талана. 2017 елда Казакъстанның Алма-Ата шәһәренә булган фәнни командировка вакытында мин тау елгасы Иссыкның сулъяк ярында, Иссык шәһәре янындагы, безнең эрага кадәр VI-V гасырларга караган Иссык патша марлары комплексында булдым. 1969 елда патша марларының берсендә таланмыйча калган бер бай каберлек табыла, аңа «алтын адәм кабере» исеме бирелә. Каберлек камерасында 4 меңнән артык алтын әйбер, тимер кылыч һәм хәнҗәр, бронза көзге, балчык, металл һәм агач савытлар табыла. Шул мар түбәсенә күтәрелгәч, аның урта бер тирәсендә караклар казыган чокырны күрдек. Нәкъ шундый ук чокырны минем үзебезнең марда да күргәнем булды, димәк, ул да туздырылган булган. Шунысын да әйтеп китим, инде шул чорда ук марны өючеләр каракларны алдау өчен төрле хәйлә, ысуллар уйлап табалар: марның ян-башларында дромослар, куышлар казыйлар.
Бүген миңа шунысы кызык: бронза чор мары турында безгә сөйләрлек мәгълүматны Рәйсә апа каян, ничек туплый алды икән? Безнең яктагы, Олы Әврәле елгасы буенда урнашкан марларны 1970 елларда гына казый башладылар. 1973–1975 елларда тарих фәннәре кандидаты, археолог Л.Л.Галкин җитәкчелегендәге Урта Идел археологик экспедициясе Олы Әврәле елгасының урта агымында, Ульяновск өлкәсе Яңа Малыклы районы Зирекле Куак (Әбдери-Лабит авылларыннан көнбатышка таба 5-6 км ераклыкта урнашкан татар авылы) янында археологик тикшеренүләр үткәрә, барлыгы 19 марны, шул исәптән Зирекле Куак авылы янындагы, безнең эрага кадәр IV-III гасырларга караган бронза чоры бура археологик культурасы кабиләләре марларының өч комплексын казый һәм өйрәнә. 1973 елда Л.Л.Галкин җитәкчелегендә ике мар ачыла, каберлектә мәетләрне урнаштыру тәртибенең һәм алар янына бакый дөньяда яшәү өчен куела торган әйберләр комплексының бронза гасыр бура культурасы кабиләләренең җирләү йоласына хас булуы күренә. Мәетләр тирән чокырда (2 м чамасы) урнаштырылган бура эчендә җирләнгән. Үлемне озак вакытлы йокы дип санап, вафат булган кеше янына аның исән чагында кулланган барлык әйберләре куелган. Бураның түбәсе туфрак өеме белән ябылган. Шул рәвешле бакый дөньяга китүче өчен үзенә бертөрле йорт салынган. Шул елның көзендә Яңа Малыклы районының «Звезда» газетасында Зирекле Куак янындагы 1973 елгы археологик казу эшләре турында мәкалә бастырыла. Марларда табылган кайбер археологик табылдыклар Ульяновск төбәкне өйрәнү музеенда саклана.
Борынгы мар түбәсендә Рәйсә апаның кызыклы итеп төбәк тарихы турында сөйләгәннәре мине тарихчы иткәндер дип уйлыйм. Ул үзе дә тарих фәненә битараф булмады. Мәктәп директоры Мәгъзүм Сәлахов ялга киткәч, дүртенче сыйныфта Рәйсә апа бер ай чамасы безгә тарих фәнен укытты. Ул шулай ук авыл тарихы белән дә кызыксынды. Башлангыч сыйныфларда укыганда аның: «Безнең авыл турында фәлән кеше кулъязма китап язып, фәлән кешегә бастырту өчен биргән иде. Ул кулъязма каядыр югалды», – дип уфтанып әйткәнен хәтерлим. Ул әлеге кешеләрне исемләп тә әйткән иде, хәзер инде исемдә түгел. Безнең өйдә булган очрашу вакытында бу турыда Рәйсә апага сорау биргән идем, ләкин китапка кагылышлы мәсьәләгә ачыклык кертелми калды. Ә шулай да, кулъязма китап югалмагандыр, кемнеңдер йортында сакланадыр дигән өмет-ышанычым бар әле. Бергәләп эзләп карарсак, табылыр да ул, бәлки.
Укытучыбызның әйләнә-тирә табигатьне, авылыбыз һәм аның тирә-ягына караган атамаларны, истәлекле урыннарны бай тел белән тасвирлавын тыңлау безгә һәрвакыт кызык булды. Ул авылның төньяк өлешендә, Олы Әврәле елгасының уң ягында урнашкан калкулыклар, андагы урманнар, чокырлар, чишмәләр турында тәфсилләп сөйли иде. Бозлык чигенгән вакытта барлыкка килгән Кайни (Каенлы) елгалар, Юкәле тавы, Җиде җиң чокыры дисеңме, Молот һәм Чиялемар урманнары дисеңме, Сәйхәр коесымы... Туган тел белән күңелгә сеңгән атамаларның барлыкка килү тарихын да, кызганычка каршы, диимме, уеннар белән күбрәк мавыккан балалыгыбызны искә алып акланыйммы – зиһенгә сеңдерергә акыл җитмәгән...
...Тагын бер үкенеч. Башлангыч мәктәпне тәмамлап килгәндә, 1970 елның май ахырында Рәйсә апа яңадан безне әлеге мар янына алып килде. Бу юлы да борынгы мар түбәсенә мендек һәм укытучыбыз яңадан безнең игътибарыбызны әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгына юнәлтте. Кызганычка каршы, укытучыбызны озак тыңламадык, без - малайлар, футбол уйнарга, кызлар үз уеннарын уйнарга ашыктык. Мин өйдән алып килгән туп белән футбол, волейбол һәм башка уеннар уйнадык. Кызлар болында үскән кызыл-саргылт чәчәкләрдән такыялар үрде. Шулай итеп, бу борынгы мар янында укытучыбыз безнең белән саубуллашты, мәктәп дуслыгы турында соңгы үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Укытучыбыз аннан соң да безне онытмады, кирәк булганда, хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышты.
Рәйсә апаның йөзенә кызыллык та китергәнебез булды. Башлангыч сыйныфны тәмамлагач, укытучыбыз безгә өч ел дәверендә җыелган дәфтәрләребезне кайтарып бирде. Кайберәүләребез өйгә кайтканда шул дәфтәрләрне юл буе ертып, урамга ташлап кайтты. Бу тәртипсезлекне мәктәп директоры күреп алып, алтынчы сыйныфка күчкән укучылардан сибелгән дәфтәр битләрен җыйдырган. Ул вакытта зиһенебезне башлангыч сыйныфтан “тизрәк котылып”, һәр фәнне аерым укытучы укыта торган “зурлар” арасына кушылырга омтылудан туган ниндидер сәер хисләр томалаган булдымы, кылган тупас гамәлебенең дә бәясе – үкенеч.
(Дәвамы бар).
Рафаил ШӘЙДУЛЛИН,
тарих фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе.