Булат ИБРАҺИМ иҗатыннан

РАМАЗАН БАТЫР
Әйдә, богаула җеннәрне,
Рамазан батыр.
Дөньябызга бу көннәрдә
Җиңеллек кайтыр.
Раббыбызга булган сөю
Тагын да артыр,
Яп җәһәннәм капкаларын,
Рамазан батыр.
Руза булсын шәфәгатьче,
Рамазан батыр.
Су тамчысы татлылыгын
Һәр колың татыр.
Әй, айларның падишаһы,
Коръәнгә чакыр.
Ач җәннәтнең ишекләрен,
Рамазан батыр.
* * *
Мәңгелек куыш бу тормыш,
Мәңгелек узыш, гүя.
Суыкта дер-дер калтырап,
Челләдә яна-көя,
Соңга калмаска иде дип,
Яшибез кебек, гүя.
Мин чабамын, ул куадыр,
Ул чабадыр, мин куам.
Егылгач, сикереп торып,
Гел чабышка ыргылам.
Көзгедән чал чәчләр күреп,
Җиңеләчәкне тоям.
Ул да, нидер сизенгәндәй,
Куудан туктап тора.
Сикәлтәле юлларыннан
Читләргә бора-бора,
Эх, син, тыңлаусыз сабый, дип,
Башымнан сыйпап тора.
Мәңгелек куыш бу тормыш,
Мәңгелек узыш, гүя.
Мин дә сөям кебек аны,
Ул мине өзелеп сөя.
Мәңге кавышып булмаслык
Мәхәббәт бездә, гүя.
РАББЫМ
Рәхмәтемне дога итеп,
Мин пышылдыйм күккә:
Биргән кыйблаң,
Тоткан кыйблам
Тайпылмасын читкә.
Раббым,
Күңелдәге иман нуры
Гел яктыртсын барыр юлны.
Җылыталсын салкын кышта
Йөрәгемдә булган туңны.
Раббым,
Сәҗдә төшә һәрбер колың,
Раббым,
Син онытма без барлыгын.
Раббым,
Рәхмәтемне дога итеп,
Мин пышылдыйм тагын.
* * *
Кеше көнен төн итүе җиңел,
Төзегәнен көл итүе җиңел.
Ә син менә таң аттырып кара,
Хис суынгач, яраттырып кара.
Син кайтарып кара киткәннәрне,
Кире җыеп кара сүткәннәрне,
Һәм юатып кара көткәннәрне.
Кеше күңелләрен таптау җиңел,
Беркатлыны җирдә алдау җиңел.
Ә син менә оныттырып кара,
Язмышыңа бер оттырып кара.
Тараттырып кара үтмәс шикне,
Җылың белән эрет туң ишекне
Һәм зәңгәргә буя кире күкне.
* * *
Акча әрәм итеп йөрмә, дисең,
Алып йөрмә, дисең, берни дә.
Ничек инде буш кул белән кайтыйм
Төн йокламый баккан әнигә.
Ничек инде буш кул белән кайтыйм,
Туган нигеземдә ут барда.
Ә ул һаман шалтыраткан саен:
"Акча әрәм итмә юк-барга".
Бу атнада кайтып йөрмә, дисең,
Юллар тая, дисең, бозлавык.
Ә мин беләм: кайтмый калган чакта
Синең йөрәгеңнең сызлавын.
Мин бит тоям, сизәм аны, әни,
Үзең бүлеп бирдең йөрәгең.
Шәһәр буйлап бүләк эзләп йөрим
Әниемә тиңле бүләген.
ЯХШЫЛЫКНЫҢ...
Яхшылыкның җөе калмый аның,
Шуңа онытыла.
Кылган яхшылыкка әҗер итеп,
Ирексездән мәңге ут йотыла.
Яхшылыкның җыры калмый аның,
Көе онытыла.
Кешеләргә җылы өләшкәндә,
Кызган күмер кулда озак тотыла.
Яхшылыкның кере калмый аның,
Керләнсә дә дөнья.
Ихлас җанның меңгә ярылганын
Бу җиһанда йөрәк кенә тоя.
Яхшылыкның эзе калмый аның,
Яңгыр ашыгып юа.
Яхшылыгы өчен Җир шарында
Күпме кеше күз яшьләрен коя.
КҮРДЕМ...
Бүре туны кигән этләр күрдем
Һәм эт туны кигән бүреләрне.
Кочаклашкан чакта күзен йомып,
Яратмыйча, биттән үбүләрне
Күрдем...
Имән булып талдай сыгылганны,
Талдан туып имән булганны.
Сөлек кебек япь-яшь дигәннәрнең
Картлык чире белән сулганны
Күрдем...
Фәрештәдәй изге булганнарның
Кәрләләнеп калган җаннарын.
Ярдәм кулын сузам дигәннәрнең
Кулларыннан тамган каннарын
Күрдем...
Кипаристай төп-төз үскәннәрнең,
Калтыранып җиргә чүккәнен.
Язмыш кызы туңган иреннәрдән
Канатканчы тешләп үпкәнен
Күрдем...
Куян йөрәкләрнең, батыр булып,
Күкрәк сугып ялган сузганын.
Тасма телләр аңны агулагач,
Аккошларның антын бозганын
Күрдем...
Олы юлда тузан тузган чакта,
Гомер узган чакта шул юлда,
Дөм сукыр да күрә кебек инде:
Без тоткыннар, гүя, бу чорда.
* * *
Акча сөйләгәндә хаклык дәшми,
Халык һаман күзен йомып яши.
Тешен кысып йөри бирә һаулап,
Көнне төнгә, очны очка ялгап.
Төп башына утырып та гомер итә,
Җае чыккан чакта шөкер итә.
Куәт булган чакта алдый, үзе,
Вакыт җиткәч, сөйли "намус" сүзе.
Акча сөйләгәндә хаклык дәшми,
Көч булганда җирдә яшьлек яшьни.
Картаелгач, килеп куна үпкә,
Күңел тула вак-төяккә, чүпкә.
Хаклык шулай китеп бара беркөн,
Учак сүнә, күкне каплый төтен.
Ә тәртәгә килеп керә балаң,
Һәм башлана бу җыр өр-яңадан.
* * *
Шамакайлыкның иге-чиге юк,
Шамакайлыкның дине, иле юк.
Сабантуй рухы очкан да киткән,
Каз тора басып, әлсерәп беткән.
Кара инде син халык туена:
Боҗра аталар каз муенына.
Һәр аткан саен акча коела,
Сабантуй саен өр-яңа йола.
УЙНАМАГЫЗ СУГЫШЛЫ!
Уйнамагыз сугышлы,
Уйнарга уен бетмәгән.
Агач мылтыкка алмашка,
Әйдә, сөйик тормышны.
Уйнамагыз сугышлы,
Бабайлар тынычлык өчен
Чынлап торып сугышты.
Яшәүдән кеше туямы,
Яшәү түгел туешлы.
Йөрәкләр санап бара ул
Һәр сулаган сулышны.
Яу кырына чыкканнарның
Яшен сорап торышмы,
Уйнамагыз сугышлы!
* * *
Санаган саен кими ул,
Санаган саен бетә.
Җирдән сөенә белүче,
Тормышның ямен күрүче
Рәхмәтле җаннар китә.
Кая инде парлы рәхмәт,
Сыңары да санаулы.
Югыйсә, бездә дә гомер,
Югыйсә, бездә дә күңел,
Ә рәхмәтләр ямаулы.
Хәзер бар да бар заман бу,
Хәзер бар да тук заман.
Күңелендә киң рәхмәтле,
Тапшырырлык әманәтне
Кешеләре юк заман.
Санаган саен кими ул,
Санаган саен бетә.
Җирдән сөенә белүче,
Тормышның ямен күрүче
Рәхмәтле җаннар китә.
БЕЗ ҮЗЕБЕЗ
(бер дусның авызыннан)
Без үзебез юллар сузабыз да,
Юллар озын, дибез.
Без үзебез назсыз сулабыз да,
Шуннан бозым, дибез.
Без үзебез киртә куябыз да,
Тагын бикле, дибез.
Без үзебез төндә туңабыз да,
Төннәр шикле, дибез.
Без үзебез күккә кабабыз да,
Сүнгәч, яндык, дибез.
Без үзебез орлык салабыз да,
Ялгыз калдык, дибез.
Без үзебез хәлдән таябыз да,
Булды, җитте, дибез.
Без үзебез ялынып куабыз да,
Ташлап китте, дибез.
Без үзебез елап туабыз да,
Елама, түз, дибез.
Без үзебез ташып тулабыз да,
Китәр бу көз, дибез...
АКЧА
Синең өчен асылдылар, атылдылар,
Синең өчен куылдылар, сатылдылар.
Туганны күрми башлады туган,
Синең өчен бу дөньяда күпме бәхәс туган.
Күпме гади кешеләрнең капладың син күзен,
Күпме кыю кешеләрнең әйттермәдең сүзен.
Талаштырдың, сугыштырдың, тик шулай да,
Озак ялтырап күрсәтмәдең үзең.
Бернинди эш хәзер синсез бармый,
Синең өчен кеше үз туганын алдый.
Син булганда дуслар да күп, бәхет чиксез,
Тәмам булып куйсаң кеше бер өметсез.
Син кояш та, ай да булдың хәзер,
Синең өчен үләргә дә күпләр әзер.
Син булганда уртак телне табып була,
Син булганда күңелдә яз туа.
Бер дә бармый хәзер тормыш синсез,
Барган тормыш исә авыр һәм күңелсез.
Син зур хуҗа булдың бу дөньяда,
Син әмир дә, син солтан да, син патша да.
* * *
Бәхет киеп кара,
Килешәме?
Һәркемгә дә ул төс ятып бетми,
Һәркемне дә бәхет үз итми.
Һәркем эзли,
Бәхет эзлим дия.
Бәхетсезлек кия-кия
Тәннәр туза,
Җаннар туза,
Гомер уза.
Бәхет эзли кеше,
Табалмагач,
Ни бар, шуны кия,
Бәхет диеп кеше.
* * *
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген...
Сәгыйть Сүнчәләй.
Әй, күңлем, калбем,
Җаным,
Тыныч бул.
Вак булма ваклар белән,
Баткакка кереп пычранма
Юылмас таплар белән.
Әй, күңлем, калбем,
Җаным,
Боекма.
Баш булмасын зарларың,
Залимнәргә ярыйм, диеп,
Буталмасын ярларың.
Әй, күңлем, калбем,
Җаным,
Кайгырма.
Сүнмәсен тугры иман,
Мизгеллек нәфес ләззәте
Бормасын туры юлдан.