9 февраль - Гражданлык авиациясе хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсенең гражданлык авиациясе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Чын йөрәктән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Безнең төбәк авиация темасы белән аерылгысыз бәйләнгән. Бездә авиация төзелеше тармагының әйдәп баручы предприятиеләре, гражданлык авиациясе институты урнашкан, Н.М.Карамзин исемендәге Халыкара аэропорт уңышлы гына эшләп килә.
2025 елда Ульяновскиның авиация маршалы Б.П.Бугаев исемендәге гражданлык авиациясе институты үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте. Бүген ул илебездә иң кирәкле вузларның берсе булып санала, анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән өч меңнән артык студент белем ала. Ел саен яңа белгечлекләр һәм яңадан әзерләү юнәлешләре ачыла. Мәсәлән, быел әлеге вуз базасында пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча яңадан әзерләү программасы старт алды. Уку йортының үсеше буенча планнарыбыз зурдан, мисал өчен, яңа инфраструктура төзү каралган. Белгечләрне практик яктан сыйфатлы әзерләү максатында “Баратаевка” аэродромын реконструкцияләү күздә тотыла, анда булачак пилотлар үзләренең осталыкларын камилләштерәчәк. Росавиация ярдәмендә гражданлык авиациясе музеен киңәйтүне дәвам итәчәкбез. Узган елда биредә экспонатлар масштаблы рәвештә яңартылды, музейханәгә нигез салучы Юрий Дарымовка һәйкәл куелды.
Быел Н.М.Карамзин исемендәге Ульяновск (Баратаевка) Халыкара аэропортының перронын капиталь ремонтлауга керешәбез. 2021 елдан бирле бу аэропорт ел саен 500 меңнән артык кеше ташый, моннан илебезнең төрле почмакларына очып китәргә мөмкин. Һава аланын яңарту очышларның куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру мөмкинлеге тудырачак.
Кадерле дуслар, пилотлар, диспетчерлар, бортпроводниклар, аэропортлар һәм техник хезмәтләр эшчеләре, без сезнең хезмәтегезне бәялибез һәм киләчәктә дә гражданлык авиациясе үсешенә булышлык күрсәтәчәкбез. Эшегезгә җаваплылык хисе белән каравыгыз һәм чын профессионаллар булуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга нык исәнлек, эшегездә уңышлар һәм аяз күк йөзе телим!
Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.