СВО ветераны балаларны кикбоксинг серләренә өйрәтә

Губернатор Алексей Русских Ульяновскиның единоборстволар спорт сараенда яшь спортчыларның ачык тренировкасын карады.

Әлеге спорт комплексында СВОда катнашучылар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен кикбоксинг буенча түләүсез секция эшләп килә. Алексей Русских бәләкәй спортчыларның әниләре белән аралашты. Балаларыбыз тренировкаларга бик теләп, ашкынып йөриләр, диде алар.

Түләүсез секцияне махсус хәрби операция ветераны, “Сембер җире геройлары” программасының финалисты, Россиянең спорт мастеры Солтан Зайдуллин булдырган. Чыдамлык, үҗәтлек һәм җиңүгә омтылыш. Тренер Солтан үзенең шәкертләре өчен бөтен яктан да үрнәк булып тора. Яшь спортчыларның аталары Туган илебезне саклыйлар, ә аларның балалары спортта уңышларга ирешә. Спорт үзәге карамагында шулай ук “Гроза” дип аталган хәрби-патриотик клуб эшләп килә. Губернатор анда йөрүче балаларга өлкә күләмендә үткәрелгән патриотик чараларда активрак катнашырга тәкъдим итте.

“Бездә единоборстволар спорт сарае 2023 елда ачылган иде. Ул федераль үзәк ярдәмендә сафка бастырылды. Хәзер биредә 1500 малай һәм кыз шөгыльләнә, алар ярышларда катнашып, җиңүгә ирешәләр. Файдалы проектлар һәм инициативаларга булышлык күрсәтүне дәвам итәчәкбез”,- дип белдерде Губернатор.