“Күмәк көч” мөхәррирен бүләкләделәр

Төбәгебез башлыгы Алексей Русских Россия матбугаты көненә багышланган тантаналы чарада Иске Кулаткы районының “Күмәк көч” газетасы баш редакторы Сабира Абитовага Мактау грамотасы тапшырды.

90 еллык тарихы булган “Күмәк көч” газетасы баш мөхәррире Сабира Абитованың массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә, төбәгебездә социаль тотрыклылыкны саклап калуга, милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өлкә җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде. Ул менә ике дистә елга якын инде “Күмәк көч”не уңышлы гына әйдәп бара. Бүген әлеге басма Ульяновск өлкәсенең район газеталары арасында тираж күрсәткече буенча беренче урынны били. Аны 2160 татар гаиләсе өйләренә яздырып алып укый.