Хушлашу сүзе

30 январьда Николаевка районы зур югалту кичерде. Татар милли-мәдәни автономиясенең район советы рәисе, Николаевка районының Милләтләр советы әгъзасы, Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең почетлы хезмәткәре Төкфәт Кәбир улы Биктимиров озакка сузылган авырудан соң 70 нче яшендә вафат булды.
Төкфәт Кәбир улы бөтен гомерен туган төбәгенә һәм аның халкына хезмәт итүгә багышлады. Ул 1956 елның 28 сентябрендә Татар Сайманы авылында туа. 1974 елда Татар Сайманы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ульяновскиның И.Н.Ульянов исемендәге дәүләт педагогия институты физика-математика факультетына укырга керә.
1978-1986 елларда Төкфәт Кәбир улы Тепловка урта мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли, 1986 елда шушы мәктәпнең директоры итеп билгеләнә. 1988-1997 елларда Зур Чирекле урта мәктәбенә җитәкчелек итә. 2001 елда Николаевка районы мәгариф бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаруга керешә. 2019 елның январенда яңадан Зур Чирекле урта мәктәбе директоры итеп раслана, 2023 елның мартында шушы вазыйфадан лаеклы ялга китә.
Күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен Төкфәт Кәбир улы РФ мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, аңа “РФ гомуми белем бирүнең почетлы хезмәткәре” дигән почетлы исем бирелә. Ул шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә лаек була. Төкфәт Кәбир улы данлыклы педагог һәм җитәкче, җәмгыятькә һәрвакытта да файда китерергә омтылучы әйбәт кеше иде. Аның арабыздан китүе - барыбыз өчен дә зур югалту.
Төкфәт Кәбир улының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә сакланачак.
Төкфәт Кәбир улы Биктимиров Татар Сайманы авылы зиратында җирләнде.
Николаевка район администрациясе.
* * *
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Николаевка район советы рәисе, Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең почетлы хезмәткәре, озак еллар район мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм Зур Чирекле урта мәктәбе директоры булып эшләгән Төкфәт Кәбир улы Биктимировның йөрәге тибүдән туктады. Аңа 28 сентябрьдә 70 яшь тулган булыр иде.
Төкфәт Кәбир улы туган телебез һәм милли мәдәниятебезне саклап калып яшь буынга тапшыру өчен күп көч куйды, "Өмет" газетасы редакциясе белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торды. Ел саен район хакимияте белән берлектә Татар теле һәм мәдәнияте көннәре, татар язучылары белән очрашулар оештыра иде.
Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Төкфәт Кәбир улының урыны җәннәттә булсын. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе,
“Өмет” газетасы редакциясе.