Гөлфинур Чулакова истәлегенә

Озак еллар өлкә администрациясендә милли һәм дини мәсьәләләр буенча баш белгеч булып эшләгән Гөлфинур Измаил кызы Чулакованың безнең арабыздан китүенә кырык көн була. Әлеге язма аның рухына дога булып барып ирешсен иде.

Чулакова Гөлфинур Измаил кызы 1948 елда Ульяновск өлкәсенең Сенгилей районы Яңа Слобода авылында туа. Югары белемле - Ульяновск политехник институтын һәм Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Россия Дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.

Гөлфинур Измаил кызы Чулакова егерме елдан артык Ульяновск өлкә хакимиятенең милли һәм конфессиональ мәсьәләләр буенча комитетында баш белгеч (1992-2001) һәм өлкә Законнар чыгару Җыелышының социаль сәясәт һәм яшьләр эшләре комитеты эшен тәэмин итү буенча бүлегендә әйдәп баручы консультант (2001-2011) булып эшләп, социаль, милли һәм конфессиональ мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Аңа Ульяновск өлкәсенең икенче класслы дәүләт гражданлык хезмәте киңәшчесе чины бирелә. Г.И.Чулакова Ульяновск өлкәсе Губернаторы каршындагы дин эшләре буенча Иҗтимагый совет эшендә актив катнаша.

Гөлфинур Измаил кызы - Ульяновск өлкәсе территориясендә ана телләрен үстерү, милли мәдәниятләр һәм традицияләрне саклап калу, милләтара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча өлкә Программаларын әзерләүчеләрнең берсе. Ул Идел буендагы күпмилләтле төбәктә милли сәясәтне оста алып барып, Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәге, өлкә һәм Ульяновск, Димитровград шәһәрләре мәктәпләрендәге татар класслары, Ульяновск дәүләт педагогия университетындагы, Ульяновскиның 1 нче педагогия училищесындагы, Сенгилей педагогия училищесындагы милли группалар, Ульяновск шәһәренең мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендәге татар группалары эшчәнлегенә зур булышлык күрсәтә.

1997 елда Гөлфинур Измаил кызы Чулакованың турыдан-туры һәм актив катнашында Ульяновск өлкәсе территориясендә хәзер дә эшләп килүче татар, чуваш, мордва, немец һәм әзәрбәйҗан милли-мәдәни автономияләре булдырыла. Гөлфинур Измаил кызы озак еллар Ульяновск татар милли-мәдәни автономиясенең президиумы, исполкомы әгъзасы буларак, күпмилләтле төбәктә социаль тотрыклылыкны саклап калуга сизелерлек өлеш кертә.

Ул Ульяновск өлкәсеннән делегат буларак Бөтендөнья татар конгрессының икенче съездында катнаша.

Күпьеллык һәм намуслы хезмәте, милли-мәдәни автономияләрнең аякка басуына һәм Россия Федерациясендә законнар чыгару үсешенә, Россия Федерациясе гражданнарының милләтара бердәмлеген ныгытуга зур өлеш кертүе һәм дәүләт гражданлык хезмәтенең 25 еллыгы уңаеннан Гөлфинур Измаил кызы өлкә администрациясенең Почет грамотасы, Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышының Почет грамотасы, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Федерация Советының Почет грамотасы белән бүләкләнә.

Татар телен һәм мәдәниятен, өлкә татарларының традицияләрен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Гөлфинур Измаил кызы Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Туган тел” татар мәгърифәтчелек җәмгыятенең, Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек була.

2017 елның декабрендә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең 20 еллык юбилеена багышланган тантанада Гөлфинур Измаил кызы Чулаковага Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләге - “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале тапшырыла.

Милләтебез тарихында тирән эз калдырган Гөлфинур Измаил кызы Чулакова турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә сакланачак. Мәрхүмәнең рухы шат, урыны җәннәттә булсын.

Резеда САДЫЙКОВА.