МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ...
Сагынып искә аласымны беләм
Кыңгыраулы мәктәп елларын.
Алда нинди язмыш көтсә дә, мин
Шул елларны, ахры, уйлармын.
Кая илтер, кая алып барыр
Бу катлаулы тормыш юллары.
Матур бер җыр булып калсын иде
Күңелләрдә мәктәп еллары.
Зөлфия Миңһаҗева.

2025 елның июнендә Ульяновск өлкәсе Яңа Малыклы районының Әбдери сигезьеллык мәктәбен тәмамлавыбызга илле ел булды. Сизелмичә дә узган шушы еллар эчендә һәммәбез гаиләләр корып балалар тәрбияләп үстердек, 55–60 яшь чиген узып пенсионер булдык. Ә менә 1975 елның июнендә, дәүләт имтиханнарын тапшырганнан соң мәктәптә узган тантаналы вакыйга – укытучылар һәм сыйныфташлар белән саубуллашу кичәсе әле кичә генә булган сыман күңел түрендә сакланып калды. Без, егерме ике укучы, сигезьеллык мәктәпне тәмамлау турында таныклык алдык, мәктәп өчен гадәти вакыйга – укыган белем йортыбыз, укыткан һәм олылар дөньясына юл ачкан мәрхәмәтле укытучыларыбыз белән саубуллашу тантанасы уздырдык. Шулай итеп без – 15 яшьлек яшүсмерләр, үзебез бик нык ышанганча, ул көнне олы юлга, мөстәкыйль тормыш юлына бастык. Ул егет-малайларга һәм җитү кызларга бүгенге ераклыктан көлемсерәбрәк караганда да, танымый мөмкин түгел: чынлап та, шактый ук мөстәкыйль булганбыз бит. Һәрберебез үз юлыбызны дөрес сайлаганбыз дип әйтсәм, дөреслеккә хилафлык зур булмас. Төрле уку йортларына (урта мәктәпләргә, техникумнарга, медицина, мәгариф юнәлешендәге һәм һөнәри училищеларга) юл тотканда ялгышмаганбыз.
Мәктәп еллары – ул мәңгегә хәтердә кала торган чор. Алар ничек кенә узмасын, шул елларда тупланган тәҗрибә һәрберебезнең үз гомере эчендә тупланачак тәҗрибәсе нигезенә ята. Мәктәптә укучылар арасында беренче мөнәсәбәтләр урнаша, беренче дуслар, беренче чын дустанә компания барлыкка килә, беренче самими мәхәббәт бөреләнә. Безнең күңелләребездә дә тизрәк үсеп җитү, авылдан китү һәм дөньяны күрү, олыларча эшли башлау турындагы беренче хыяллар мәктәптә туды, югары сыйныфларда алар омтылышка әверелде. Ә инде дистә еллар үткәч, әти һәм әни, әби һәм бабай булгач, киресенчә, мәктәп елларына киредән “кайтып килү” омтылышы биләп алды, мәктәп һәм сыйныф бәйрәмнәренең искиткеч матур һәм күңелле үтүе исләребезгә төшеп, сыйныфташларыбыз белән шундый ук хисләрне яңадан кичерәсебез килде. Әлеге сагыну хисләренең тирәнлеген һәм теләгәндә хыялларны тормышка ашыруның мөмкин эш булуын сыйныфташлар белән 2023 һәм 2025 елларда булган очрашулар бик ачык күрсәтте.
Беренче очрашуыбыз алдан сөйләшенмәстән килеп чыкты. 2023 елның 27 маенда Әбдери-Лабит авыллары җирлегендә күренекле баянчы, татар милли уен коралларында оста уйнаучы музыкант һәм композитор Рөстәм Вәлиевкә багышланган “Уйнагыз, гармуннар!” музыкаль фестивале уздырылды. Бу чараның безнең авылда булу сәбәбе шунда ки, Рөстәмнең әнкәсе Әбдеридә туып үскән, Рөстәм үзе дә авылда яшәүче туганнары Наҗия апа һәм Хәммәт абый Билаловларга кайткалап йөргән. Нәкъ шул фестиваль вакытында озак еллар бер-беребез белән күрешмәгән без – ун сыйныфташ (Хәмит Галимов, Ренат Зәләлетдинов, Әминә Кобетдинова, Мансур Мортазин, Зәкия Сабирова, Самат Сәгыйров, Разия Хәнәфиева, Рафаил Шәйдуллин, Вагыйз Шәкүров, Суфия Юсупова) аралашырга өлгердек, ике елдан булачак юбилей – сигезенче сыйныфны тәмамлавыбызның 50 еллыгы уңаеннан очрашу оештыру турында килештек, аңа кадәр башка сыйныфташларыбызны юллап, элемтә урнаштырырга ният кылдык. Вакытны юкка гына “вакыт галиҗәнаплары” дип зурламыйлар, мөгаен. Ул һәркайсыбызның йөз-кыяфәтенә үз эзләрен салып үткән: озак гомер күрешмәү һәм аралашмау сәбәпле, кайбер сыйныфташларыбызны чак-чак таный алдык. Егетләребез әллә ни үзгәрмәгән, ә менә озын толымлы, нечкә билле нәфис кызларыбыз исә зәвыклы киенгән сөйкемле ханымнарга әверелгән, заманча килешле ясалган чәчләренең төсләре үзгәргән. Ә күзләре шул ук, безгә таныш күзләр!
Сыйныфташлар белән 2025 елның җәендә очрашу турында план корылганнан соң биш-алты атна да үтмәде, аңа үзгәрешләр кертергә мәҗбүр булдык, чөнки күпләребез күрешү көнен тизләтергә теләк белдерде. Башта 2023 елның 8 июлен билгеләсәк, миңа бәйле рәвештә бер атнага кичектерергә – 15 июльгә күчерергә туры килде. Сәбәбе дә бик җитди – Бөек Ватан сугышы барышында, 1942 елның гыйнвар-февралендә Новгород өлкәсенең Кече һәм Зур Замошье авыллары янында барган сугышларда һәлак булган Исмәгыйль бабамның (әниемнең әтисе) каберен күрү һәм аның туфрагына баш ию максаты белән юлга чыгасы идем. Шул изге сәфәрдән кайткач, сөйләшенгән көндә Әбдери һәм Лабит авыллары аралыгында, Олы Әврәле елгасы буендагы матур әрәмәлектә уку елларын искә алу мәҗлесе үткәрдек. Мәҗлес табынсыз буламыни! Мул иде табыныбыз, кызыл балыктан пешерелгән ухасы да, шашлыгы да, җиләк-җимеш, камыр ашлары һәм тәм-томнар да бар. Сыйныфташларым, бигрәк тә арабыздагы бердәнбер эшмәкәребез Әлфия Кәбированың киң кулыннан бәйрәм өстәлен сыгылып торырлык итеп корганнар һәм матурлап бизәүгә дә күп көч куйганнар иде.
Мәктәп елларын сагынуыбызның төп сәбәбе сыйныфыбызның дус, бердәм булуында һәм башлангыч сыйныфлардан ук тәрбия ысулларының дөрес куелуында дип уйлыйм. Ул чакта белмәсәк-аңламасак та, безгә бәхет елмайган: беренче укытучыбыз - талантлы педагог Сәгыйрова Рәйсә Касыйм кызы (1930–2014) иде, ул безгә алдагы тормыш өчен яхшы юллама бирде. Рәйсә апа Бөек Ватан сугышыннан соң Камышлы татар педагогия училищесын, Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының өч курсын тәмамлаган укытучы иде. 1967 елның язында сыйныфташларым белән мәктәптә беренче мәртәбә очрашуыбыз хәзергедәй хәтеремдә. Безне әниләребез балчыклы авыл урамнары буенча җитәкләп алып килделәр. Анда булачак укытучыбыз барыбызны да ачык йөз белән каршы алды, укытучылар бүлмәсе янәшәсендәге зур, якты класска алып керде һәм парталар арасына утыртты. Минем урыным тәрәзә буендагы беренче рәттә, арттан өченче партага туры килде. Барыбыз да җыелып беткәч, Рәйсә апаның озак кына нәрсә турындадыр сөйләгәне истә калган, хәзер инде эчтәлеген хәтерләмим, мөгаен, бар дикъкатемне берьюлы ишелеп килгән шулкадәр яңалык биләгән булгандыр. Ләкин шунысы исемдә, Рәйсә апа класс тактасына акбур белән “А” хәрефен язып куйды, аның аркылы сызыгы миңа билбау бизәге кебек тоелды. Менә шул мизгел хәтеремә сеңеп калды.
Ул көнне миңа күбрәк ике авылдан җыелган таныш булмаган балалар, алар белән бер сыйныфта укыячагыбыз кызык иде. Боргалана-боргалана як-ягыма күпме генә карасам да, парта артында утырган малай һәм кызлар арасында бер генә дә таныш йөз тапмадым. Ул вакытта мин, авылның төрле очларында торганлыктандыр, хәтта үз яшемдәге Лабит малай-кызларын да белмәгәнмен булып чыга инде. Дөрес, мәктәп коридорында безнең очта яшәгән ике таныш малайны очраттым, аларны, киләсе елга килерсез, дип кире борып җибәргәннәрен дә күрдем. Ул вакыттагы катгый кагыйдәләр буенча, 1 сентябрьгә кадәр җиде яшьләре тулмаган балалар мәктәпкә кабул ителмәгән. Шул малайларның берсе бергә уйнап үскән туганнан туганым, 1960 елның 23 ноябрендә туган Әмир Сабитов иде.
Мәктәптән кайтканда әнием укытучының сөйләгән сүзләрен тыңламаганым һәм бертуктаусыз боргаланып утырганым өчен шелтәләде дә әле. Ул вакытта мин әнигә бер сүз дә әйтә алмадым, чөнки бар күңелемне озын коридорлы мәктәп, парталар тезелгән сыйныф бүлмәсе, укытучым һәм сыйныф белән танышудан туган, башыма берсен-берсе этә-төртә кереп тулган уйлар-тәэсирләр биләп алган иде. Хәзер булса: «Әнием, кичер, аңла, мин бүген таныш булмаган даирәгә эләктем, югалып калдым, уйга баттым, киләчәгемне башыма сыйдырырга тырыштым», – дип әйткән булыр идем. Мине тагын мәктәпнең безнең өйдән ерак (1,7 км чамасы) булуы, таныш булмаган малай-кызлар белән укырга туры киләчәге бик борчыды.
Әбдери сигезьеллык мәктәбенең беренче сыйныфында 1967 елның 1 сентябреннән укый башладык. Сыйныфта 26 бала иде, шул исәптән 17се – Әбдери, 9ы Лабит авылларыннан. Арабызда икенче елга калдырылган 2 укучы да бар иде, безнең белән 8 сыйныфны берсе генә тәмамлады. Рәйсә апа безне дүртенче сыйныфка кадәр укытты. Без аның шатлыгы да булдык һәм, әлбәттә, борчымый да калмаганбыздыр. Табигате белән кызып китүчән булса да, укытучыбыз яхшы күңелле һәм бик тә кешелекле кеше иде. Рәйсә апа укуга, иҗатка кызыксыну уятты, әйләнә-тирә дөньяны танып белергә, кеше арасында үз-үзеңне тотарга өйрәтте, һәммәбебезне дә аңларга тырышты, авыр тормыш мизгелләрендә безгә ярдәм итәргә омтылды. Аның мәрхәмәтлелеген, күп балалы гаиләнең икътисади хәлен аңлавын үземә булган мөнәсәбәте аркылы бәяли алам. Ул мине төрле педагогик, методик алымнар һәм гамәли ысуллар белән гомуми уку процессына җәлеп итәргә омтылды. Беренче сыйныфта укыганда, бүгенгедәй хәтеремдә, рәсем дәресендә авыл йортын ясау тема итеп куелган иде. Мин өйне ничек ясарга белмичә озак азапланып утырдым, чөнки йортны өч үлчәмле итеп ясарга кирәк иде. Хәлемне аңлап, Рәйсә апа минем яныма килде дә, өч яссылыкта йортның каркасын сызып бирде. Шуннан соң миндә фантазия уянды, төрле төсләр кулланып, йортның барлык элементларын ясаганнан соң, өй алды баскычын һәм башка корылмаларны да шатлана-шатлана өч яссылыкта ясап чыктым. Икенче көнне Рәйсә апа иң беренче итеп минем рәсемемне күрсәтте, эшемне мактап, бишле билгесе куйды. Шунда ул, бөтен сыйныф алдында, ничектер бик үзенчәлекле итеп миңа бу сәләтнең әтиемнән, балта остасыннан килүе турында әйтте. Менә монысы мине бишлемнән дә бигрәк куандырды. Рәйсә апа шул дәрестә, беренчедән, бик вакытлы булышып җибәреп, пространстволы күзаллауга юл ачкан булса, икенчедән, миңа әтиемнең дәвамчысы булуымны тою, аның белән горурлану рәхәтлеге бирде. Бала вакытта акыл белән аңлаудан бигрәк күңел белән кабул ителгән бу “билге”, ихтимал, тагын бер, бәлки, тагын да мәгънәлерәк сабак булды. Мондый файдалы ярдәм очраклары миңа карата гына түгел, башка сыйныфташларыма карата да бик күп булды. Укытучыбыз һәрберебезгә карата тигез мөнәсәбәт тотарга, педагогик такт сакларга тырышты. Җитәкче һәм вуз укытучысы буларак, мин моның бер дә җиңел бирелмәвен бик яхшы аңлыйм.
Беренче укытучыбызның педагогик тактына килгәндә, шундый мисал китерәсем килә. Өченче сыйныфта «Төлке һәм каргалар» темасына изложение язганда, үзем дә “сизмичә”, партадашым Әнисә Нуретдинова дәфтәренә күз салгаладым. Әнисә, минем күчергәнемне күргәч, терсәге белән дәфтәр битен каплады, нишлисең, соңгы җөмләне үземә язып тәмамларга туры килде. Икенче көнне, минем кемнән күчереп язганымны белсә дә, дип уйлыйм, Рәйсә апа бөтен сыйныф алдында миңа – бишле, шуннан соң, соңгы җөмләсендә бер хәреф хатасы җибәрүе сәбәпле, Әнисәгә дүртле билгесе куелуы турында әйтте. Мөгаен, шушы билге белән миндә үз көчемә, үз сәләтләремә ышаныч уятырга теләгәндер дип уйлыйм. Әнисәгә килгәндә, мин аңа хәзергәчә рәхмәтле: язма эшләр башкарганда ул кайвакыт минем орфографик хаталарымны төзәтте, ә мин аңа әсәрләрнең сюжет сызыгын аңлатырга, эзлекле бәян итү тәртибен төзергә булыштым.
(Дәвамы бар).
Рафаил ШӘЙДУЛЛИН,
тарих фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе.