Шәфикъ Иматдинов иҗатыннан

Шигърият

Сәер эзләр

Кышкы зират. Чират-чират

Яшь куаклар бәскә чумган...

Аяк-таяк эзе буйлап

Миннән элек кемдер узган...

Бата-чума кышкы көндә

Аксап-туксап йөргән монда -

Шул ук эзләр тирә-юньдә

Кабатлана сулда-уңда.

...Эз өзелә, кар тапталган,

Туктап догалар укылган.

Уелган таш шәрә калган,

Димәк, кемдер зиярәт кылган.

Вакыт

Безнең вакыт узып бара,

Маңгайга сырлар сала.

Еллар тарих булып кала –

Бер калка, бер югала...

Вакыт - ташу, мәңге ага,

Кызганыч, артка таба.

Тик киләчәк өнди алга –

Яңа буын ярала.

Кемнәрдер - юлның башында,

Берәүләр - юл чатында,

Кайсылары - уртасында,

Ә күпләр - җир астында.

Вакыт - нәфес, һаман җитми,

Ургылып агып тора.

Вакыт берәүне дә көтми -

Вакытсыз ашыктыра...

Сагыну

Кышкы иртә. Авыл - ап-ак,

Ак урман, ак юл, ак кыр.

Әйләнеп карыйсың кат-кат,

Әйтерсең, соңгы тапкыр.

Миңа авылым - башкала,

Нигезем минем монда.

Шул нигездә туган бала -

Табигать кочагында.

Хыяллар, максат-теләкләр,

Яшьлегем - йөзек кашы.

Хәтердә изге төбәкләр,

Хәтердә нигез ташы.

...Җил хуҗа авыл өстендә,

Күптән юк төтен исе.

Зәңгәр ягулык мичендә –

Рәхәттә бөтенесе.

Шундый рәхәттә яшәргә

Калмады тик кешесе...

Гомерлеккә калды

Очрашуга вәгъдәләшкән җиргә

Мин ашкынып килдем.

Комачауламады каршы җил дә,

Тау битенә мендем.

Көттем сине, көттем, никтер, үзем

Ышыкланып тордым.

Карый-карый талды ике күзем,

Кайтырга борылдым.

Син килмәдең... кабат алдаладың,

Йөрәк уттай янды.

Мәхәббәткә янә яра салдың,

Гомерлеккә калды.

Бер адым

Синнән миңа ерак түгел ара,

Теләгәндә - бары бер адым.

Шул араны киртәләде яра,

Ерагайдың, инде югалдың...

Кул сузымы булган бер адымда

Язмыш белән тормыш хушлашты.

Мәхәббәтем яшьлегем язында

Сынауларга түзми адашты.

Гомергә тиң булган шул бер адым,

Күз алдымда синең буй-сының.

Яшьли адашсам да, саташмадым,

Татысам да тәмен кайгының.

...Яздан көзгә бары тик бер адым...

Соңгысына, белмим, кем җитәр?

Без - җүләрләр, әмма җирдә тагын

Аз түгелдер безнең кебекләр.

Яктылыкка килә карыйсы!

Чынбарлыклар аша, гомер аша

Киләчәкләр, гүя, ак томан.

Ә томаннар офыкка тоташа,

Таралсалар - бәхет бар сыман.

Нинди гадәт: бар да зарланыша,

Гаеплиләр кемне булса да.

Мин елмаям ак томаннар аша,

Кайчак күңел моңга тулса да.

Сорасалар, ничек хәлләр, диеп,

Җавабым бер - әйбәт, ярыйсы.

Томаннарны куам янып-көеп,

Яктылыкка килә карыйсы!

Әнкәй белән минем күңелем

Әнкәй көтә мине, очып кайтам

Авылыма ял көннәренә.

Әллә нигә бер булса да кайтам,

Тугры калып вәгъдәләремә.

Дөнья ямьгә мөлдерәмә тула –

Әниемә зур бәйрәм бүген!

Кулларымны битләренә сала,

Оныткандай бүген җир-күген.

Йөрәк серләремне ачып салам,

Борчуларым сүнә, югала.

Җан җылысын тоеп уйга калам,

Башым салып... нәни балага.

...Күптән киткән әни көтә мине,

Аралар да ерак түгелдер...

Зиярәт кылам бүген әнкәй җирен,

Әнкәй белән минем күңелем.

Уйлану...

Гомерем таңында -

Дуамал яшьлегем.

Үткәнен сизмәдем,

Дәвамын көткәнмен...

Сөюдән айнымас

Исерек башымда

Тоймадым –

Келәсез көземә

Җиткәнмен...

Нигә соң шәм кебек

Эреде-сүрелде,

Сәбәпсез, өч көнлек

Дөньямның уртасы?

...Мәхәббәт яңадан

Яңага үрелде –

Маңгайга сыланды

Төзәлмәс ярасы...

Шаккатып уйланам...

Ни барын кулланам,

Һичшиксез, өзелмәс

Өметем:

Барына куанам,

Шөкер, дип, бер Аллам.

Һәр көнгә юанам –

Шуңадыр бәхетем

Бербөтен!

Көтәсе дә, көтәсе...

Шагыйрь кайчан шагыйрь була?

Җил-давылдай дулый белсә,

Яңгыр булып елый белсә,

Чишмә булып җырлый белсә –

Шунда гына шагыйрь була!

Шагыйрь кайчан шагыйрь була?

Урман булып шаулый алса,

Үз халкының хокукларын

Түрәләрдән даулый алса -

Шунда гына шагыйрь була!

Шагыйрь кайчан шагыйрь була?

Күгәрчендәй гөрли белсә,

Кирәгендә, телсез туган балык сыман

Сөйләшмичә йөри белсә -

Шунда гына шагыйрь була!

Һәркем шагыйрь була ала,

Сәләт-талант дигән нәрсә

Ана сөте белән керсә,

Аллаһыдан өлеш тисә –

Шунда гына шагыйрь була!

Елмай!

Иртән торып гаиләңә

Бер елмайсаң - мең савап!

Хикмәте ни - мең сорауга

Ярып ята мең җавап!

Пьедесталда – Җәлил

Чылбырланган, әмма горур баскан,

Пьедесталда - Муса гәүдәсе...

Әсирлектә нәфрәтләрен язган –

Җиңү безнең кулда, янәсе!

Төшенкелек белмәс, тимер йөрәк,

Каләмендә - ялкын очкыны.

Шигъри юллар - үткен кылыч сезне

Бугазлады, фашист токымы...

...Җәфаландың, сыналдың, сынмадың

Моабит төрмәсен үткәндә.

Үлемеңә каршы җырлап бардың

Батырларча, җәза көткәндә.

"Чикләвек"

Заманасы бозык, зарланабыз –

Кемнәр бозды, нигә бозылды?

Гөрләп-шаулап, космосларны яулап

Яшәгәндә

Нигә соң ул тузды, тузылды?

Зарланабыз... инде башым тубал,

Минем зарланудан ни файда?

Илләр сугыш-сугыш уйнаганда,

Тынычлыкка

Бармы юллар, алар соң кайда?

Туплар шартлый, күктә кошлар оча,

Тыңласагыз, бар бер киңәшем...

Барыгыз да чутта, бер чиратта

Көтәсезме?

Өлгергән "чикләвек" тәлгәшен!

Туктатыр идем мин дөньяны...

Туктатыр идем мин дөньяны,

Җитәрлек ул мине сынады.

Каргамыйм барыбер мин аны,

Сыналды, иманым сынмады.

Туктатыр идем мин дөньяны –

Ямарга яралган яраны.

Адашып калмасмы яманы –

Кайгысы, сагышы, ялганы.

Яңадан җан өреп мин аны,

Ныгытып, онытып дөньямны,

Тазартыр идем бар җиһанны –

Авызлап тилергән заманны.

Теләмим ахырын заманның,

Югыйсә, баласы мин аның.

Яшисе килә саф һаваның

Тоеп бер бәхетен дөньяның.

Вакыт

Теләсәк, теләмәсәк тә,

Вакыт безгә – хөкемдар.

Эчке серләреңә сыймый

Ташып чыккан көннәр бар.

Әле һаман йөгертәбез,

Йөрәк ургый - вакыт тар!

Абынганда терәлергә

Якынымда дуслар бар.

Көзге этюд

Шаулый урман...

Дулый җил,

Тын түгел күктә.

Чутлавыннан туктады

Көзге кәккүк тә.

Җилкән сыман болытлар

Шыбырдап алды, туктады,

Болын җиде төскә буялды.

Урманда тылсым көз,

Еракта аваз.

Исемемне оныткан

Минем кайтаваз.

Өздереп сайрый бер кош

Югары очып.

Гөрләвектә яңгыр түгел,

Моң ага ташып.

8 нче март белән!

Котлыйм сезне бәйрәмегез белән,

Горурланып, ихлас күңелдән.

Йолдызлардан гөлләмәләр үрәм,

Бүләк сезгә йөрәк түреннән.

Кояш җылысына ай яктысын –

Җиде күкнең җиде катыннан

Алып-төреп, мин сезгә барысын

Тапшырамын ирләр затыннан.

Ягымлылар, сөйкемлеләр, сезгә

Бүләк итәм гөлләр бәйләмен.

Олы хөрмәт белән каршы алам

Барлык хатын-кызлар бәйрәмен.

Шәфикъ ИМАТДИНОВ,

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ульяновск шәһәре.