Тарихчы Равил Әмирхан

Иске Кулаткы районында дөньяга килгән тарих фәннәре докторы Равил Әмирханның тууына 80 ел булды.
Равил Госман улы Әмирхан (Әмирханов) 1946 елның 9 гыйнварында Ульяновск өлкәсендәге Иске Кулаткы районының Иске Кулаткы авылында укытучы гаиләсендә ун баланың дүртенчесе булып дөньяга килә. Сигез сыйныфны (1961) - шул ук төбәкнең Иске Атлаш, урта мәктәпне (1963) Татарстанның хәзерге Биектау районына кергән Мулла иле (Мүлмә) авылында тәмамлый. 1963-1968 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында белем эсти, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. Шул ук вакытта, мәктәп эскәмиясеннән үк башланган кызыксынуын үстереп, программадан тыш фәннәр белән шөгыльләнә, бик күп тарихи әдәбият укый һәм искечә (гарәпчә) имляны үзләштерә. 1968-1971 елларда – Балтач район үзәгендә, аннары шул төбәкнең Иске Салавыч, Питрәч районының Апакай (Ленино-Кокушкино) авылларында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
1971 елда Равил Әмирхан ул вакыттагы СССР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасына укырга керә, тарихчы булып китә. 1974 елда, аспирантураны тәмамлаганнан соң, шул институтта фәнни хезмәткәр итеп калдырыла. 1979 елда ул җитди эзләнүләр һәм тикшеренүләр нәтиҗәсе булган «1905-1907 нче еллардагы татар демократик вакытлы матбугаты» дип аталган кандидатлык диссертациясен яклап, тарих фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1997 елдан ТР Фәннәр академиясенең Тарих институтында Яңа һәм иң яңа тарих бүлеге мөдире вазифасын башкара.
Равил Әмирхан «иярләгән» темаларга киңкырлылык хас: ул җөмһүриятебез, татар халкы, милли матбугат, милли мәгариф, аерым уку йортлары тарихын төрле яссылыкта җентекләп өйрәнә, дәүләтчелегебез, милли азатлык хәрәкәте, мәдәниятебез тарихына яңача караш булдырырга омтыла. Ул татарның мәшһүр шәхесләре (Р.Фәхреддин, Г.Баруди, X.Әмирхан, Г.Еникеев, Ф.Туктар, Ә.Вәлиди, Ф.Әмирхан, М.Гали һ.б.) тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен өйрәнә, иҗатларын барлый, бигрәк тә Ризаэддин Фәхреддин, Әхмәдзәки Вәлиди кебек дөньякүләм танылган, биниһая зур абруйга ия булган галимнәрнең мирасын киң пропагандалый, үзенең кызыксыну офыкларын, тикшеренү колачын арттырганнан арттыра. Р.Әмирхан туган тел һәм аны саклау, катнаш никахлар, вөҗдан иреге мәсьәләләренә карата да үз сүзен әйтә килә, милли ядкарьләр, тарихи корылмалар, урамнар, йортлар һ.б. проблемаларны да күз уңында тота.
Галим 1986-1995 елларда «Фатих Әмирхан турында истәлекләр» (Ф.Ибраһимова белән берлектә), мәшһүр тарихчы-галимнәр Әхмәдзәки Вәлидинең «Кыскача төрек-татар тарихы», Р.Фәхреддиннең «Алтын Урда ханнары», «Казан ханнары» кебек әһәмиятле әсәрләрен төзеп бастырып чыгара. 1988 елда Мәскәүдә «Наука» нәшриятында аның «Татарская демократическая печать (1905-1907 гг.)» дигән монографиясе дөнья күрә. 1994 елның азагында галим матбугат тарихын интернациональ җирлектә яктырткан егерме табак күләмле яңа китабын язып тәмамлый. Әлеге хезмәт аның докторлык диссертациясенең нигезен тәшкил итә. Галимнең «Без татармыз», «Иманга тугрылык», «Татарский народ и Татарстан в начале XX века: исторические зарисовки» исемле китаплары да укучылар тарафыннан җылы кабул ителә.
Равил Әмирхан «Мирас» журналының даими авторы була. Әлеге басмада аның Ризаэддин Фәхреддин, Гайсә Еникеев, Марсель Әхмәтҗанов турындагы мәкаләләре, «Алтын Урда һәм вөҗдан иреге», «Мөхәммәдия мәдрәсәсе», «Белев мөхарәбәсе» исемле фәнни эзләнүләре дөнья күрә. Ризаэддин Фәхреддиннең Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханнары тарихы белән дә укучылар тәүге мәртәбә Равил Әмирхан каләме аша танышалар.
Равил Әмирхан 2006 елның 2 сентябрендә 60 яшендә вафат була.
“Безнең мирас”.