Илдус Әбдрәшит улы Хамзин

Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Чынлы районының Почетлы гражданины Илдус Әбдрәшит улы Хамзин фани дөньядан бакыйлыкка күчте.
Бөтен гомерен туган авылына, авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган Илдус Әбдрәшит улы Хамзин 1951 елның 19 январенда Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында туа. 1973 елда Ульяновск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, хезмәт юлын “Гигант” колхозында машина-трактор паркы мөдире буларак башлап җибәрә. Шул ук елның көзендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. 1974 елда туган авылына әйләнеп кайтып, колхозда техника куркынычсызлыгы буенча инженер һәм баш инженер булып эшли. 1981 елда авылдашлары “Гигант” колхозы рәисе итеп сайлап куялар. Ул хуҗалыкны алдынгылар сафына чыгару максатында бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигә. “Гигант” кырларында күкрәп үскән бөртекле культураларның һәр гектары 30ар центнер уңыш бирә, шикәр чөгендеренең һәрбер гектарыннан 225әр центнер татлы тамыр җыеп алалар. Яшь белгечләр өчен 70 квартира төзелә. Яңа Тимерчән авылы өлкәдә беренчеләрдән булып тулысынча газлаштырыла.
1987 елда Илдус Әбдрәшит улы халык депутатларының Ульяновск өлкә Советына депутат булып сайлана. 2005 елда якташлары Чынлы районы депутатлар Советына депутат итеп сайлыйлар.
Югары производство күрсәткечләренә ирешүе өчен берничә тапкыр район һәм өлкә дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1999 елда - Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме, 2007 елда Чынлы районының Почетлы гражданины дигән мактаулы исем бирелә. 2011 елда “За веру и добродетель” медаленә лаек була.
Күренекле милләттәшебез Илдус Әбдрәшит улы Хамзинның вафат булуы сәбәпле, гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә сакланыр. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, рухы шат булсын.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе.