2026 ел - Ат елы

“Татар” һәм “ат” сүзләре тәңгәл килә. Аларны һич тә аерып булмый. Әгәр без татар турында сүз кузгатсак, күз алдына ат килеп баса. Әгәр ат турында сөйләсәк, күз алдына татар халкы килеп баса.

Элеккеге елларда ат әби-бабаларыбызның төп ярдәмчесе була. Ләкин хикмәт шунда ки, хуҗалык эшләре белән генә чикләнмичә, ат бездә ирлек билгесе, символы төсләрен дә ала. Ул тамыры белән әле ерак тарихларга, борынгы тормыш шартларына, андагы карашларга һәм халык авыз иҗатына, йолаларына тыгыз бәйле. Чөнки ат игенче тормышында гына түгел, хәрби гаскәрләрдә дә төп роль уйнаган. Шуңа күрә Бөек Идел Болгарстаны дәүләтендә хәтта йозаклар да ат формасында ясалган. Ягъни ат, гомумән, дәүләт йозагы, аның сакчысы.

Феодаллык чорында “ир-ат” сүзенең атлы гаскәр мәгънәсен үз эченә алуы документлар буенча билгеле. Борын-борынгыдан ирләр ат өстендә булган. Ир канаты – ат була, дигән татар халык мәкале дә бар. Гомумән, ат турында 600дән артык мәкаль сакланган.

Бала тугач та, без аңа ат (исем) кушабыз. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай “Шүрәле” әкиятендә: “Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым Былтыр минем”, - дип яза. Ягъни исеме – Былтыр.

“Атлы кеше абруйлы, йортлы кеше”, - дигән бабаларыбыз.

Борынгы олуг чит ил тарихчысы болай дип язып калдырган: “Татарлар ат өстендә туалар, ат өстендә үләләр”.

Шулай итеп, “ат” сүзе исем, шөһрәт, дан мәгънәләрен дә аңлата, ирлек сыйфатын да күрсәтә.

Татар халкының тарихы, язмышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре, йолалары, культурасы ат белән бәйләнгән.

Адәм галәйһиссәлләм барлык хайваннар арасында бары тик атны гына башыннан сыйпаган. Шуңа күрә ат адәм балаларына миһербанлы, шәфкатьле була.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Бурак атта Аллаһыбыз янына сәяхәт - һиҗрәт кыла.

Менә нинди көчле мәгълүмат бар атларыбыз турында.

Хәзер дә татар халкының үз аты бар. Ул “Татар аты” исемен йөртә. Аларны Татарстанда үрчетәләр.

Татарның яратып ашаган затлы ризыгы – ат ите! Аңарда холестерин юк. Ә холестерин – чирләрнең нигезе.

Безнең атыбыз, татар халкыбыз, татар телебез Аллаһы Раббыбыз тарафыннан яралтылган. Димәк, Кыямәт көненә кадәр шулай барып җитәчәк, Аллаһы теләсә.

Моның өчен безгә

Аттай таза булырга!

Аттай эшләргә!

Аттай көчле булырга!

Аттай чибәр булырга!

Аттай акыл иясе булырга кирәк!

Яңа елда да иманлы булып, хәлебездән килгәнчә тынычлык урнаштыруда, милләтләр арасында мәрхәмәтлек хисләрен арттыруда көч куярга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә.

Раббым биргән Яңа елны

Ат елы дип атадык.

Акбүз аттай атлап, Яңа елым,

Хуш килдең син, уздың түрләргә.

Ниятлибез бүген синең белән

Имин көннәр алда үтәргә.

Алып кил син ап-ак карың белән

Җир йөзенә имин иртәләр.

Тынычлыкка төр яңа таңны,

Калыкмасын һичбер киртәләр.

Куанычлар өстәп барча күңелләргә,

Иман нуры иңсен күкләрдән.

Табын тулы ризык Раббым бирсен,

Ямь табылсын эшләп яшәүдән.

Җил чыгарып, көмеш юлдан атлап,

Чылтыраттың кыңгырау моңнарын.

Яңа елга өмет баглап кердек,

Теләкләрен теләп уңнарын.

Наилә ХӨСӘЕНОВА,

Иске Мастяк – Самара.