Бәхеткә үсмәгән мәхәббәт
Хикәя

Төн. Күктә салынкы соры болытлар йөзә. Якында гына яшен яшьнәп, күк күкри. Яшеннән куркыпмы, әллә ут яктысынамы, госпитальнең ачык тәрәзәсеннән гаҗәеп матур, чуар ситсы күлмәкле күбәләк очып кереп, челтәрле коргычка куна.
Әлеге күбәләк палатада дәваланып яткан, яңа гына партия сафларына алынган яшь лейтенант Мәхмүтнең яшьлек дәверен -күбәләк куып, бәрәңге бакчасында баткаклыкка батып, әнисе шушы пычрактан тартып чыгарып, чишендереп, шәрә килеш калдырып, тыкрыктан аккан кар суында юындырганын исенә төшерде.
Таң атты. Күбәләк шуны гына көткән сыман тәрәзә каршындагы бакчада утлы күмер кебек янып торган розалар өстенә очып куна. Ачык тәрәзәдән һаман әле яшенле яңгыр исе килеп тора.
Өч сугышны сау-сәламәт кичкән егет Бөек Ватан сугышына да беренчеләрдән булып китә. Белоруссия җирендә фашистларга каршы көрәш алып барганда каты яраланып, госпитальгә эләгә. Госпитальдә җәй буе дәвалана. Ярасы төзәлеп бетүгә, сытык чырайлы көзге көндә өенә кайта.
Күп тә үтми, Мәхмүткә үз авылы мәктәбендә военрук вазыйфасын үтәргә тәкъдим итәләр. Мәхмүт эшкә урнаша. Мәктәп тормышына бик тиз күнегеп китә. Коллектив һәм укучылар белән уртак тел таба. Яз башында Мәхмүт укучылар белән бергә мәктәп тирәсен койма белән уратып, анда таллар, чәчәкләр утырталар. Кыскасы, мәктәп тирәсендә ял итәр өчен уңайлыклар тудыралар.
Җәйнең соңгы көннәрендә мәктәпкә институт бетергән Зәйнәпбану исемле кыз рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаша. Зәйнәпбану - авыл кызы. Таза тормышлы гаиләдән. Әтисе Мөстәкыйм абзый революциягә кадәр мал табибы булып эшләгән. Хәзер - лаеклы ялда.
Зәйнәпбану өлгереп пешкән алма кебек җиткән кыз. Талчыбык кебек зифа буйлы. Аңа егетләр тарафыннан кытлык юк. Җан атып йөрүче егетләр байтак, ләкин алар берсе дә аның күңелен яулый алмый. Зәйнәпбану алар белән бернинди усаллык күрсәтмичә, озын, куе, күбәләк канатлары кебек керфекләре арасыннан көлеп кенә сөйләшә. Тик берсе генә Зәйнәпбануның күңел кылын селкетеп куя. Ул Мәхмүт исемле егет була. Беркүпме вакыт үткәннән соң, кара чәчле, зәңгәр күзле, төз буйлы, атлет гәүдәле егет Зәйнәпбануның йөрәге түренә кереп утыра. Алар мәктәптә еш кына күрешеп, бер-берсенә илтифатлык күрсәтәләр. Бәйрәм көннәрендә укытучылар белән бергә төрле конкурслар, концертлар оештырып, мәктәпне һәрвакыт хәрәкәттә тоталар. Мәхмүт шигырьләр укырга ярата. Ул бик күп шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан белә һәм профессиональ дәрәҗәдә башкара. Авыл клубында Мәхмүт белән Зәйнәпбану берничә тапкыр спектакльдә катнаша. Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектаклендә Мәхмүт – Булатны, Зәйнәпбану Мәйсәрәне уйнарга өлгерәләр.
Беркөнне җәйнең тып-тын айлы кичендә спектакльдән соң Мәхмүт зур кыюлык күрсәтеп, Зәйнәпбануны култыгыннан ук эләктереп алып озата китә. Зәйнәпбануның салам эшләпәсе астыннан күркәм йөзенә үрелеп төшкән кара чәчләрен тулган ай иркәли кебек. Шул мизгелдә Зәйнәпбану шундый саф, нәзакәтле күренә ки, әйтерсең, Мәхмүт мондый нәзакәтлекне Зәйнәпбануда әлегә кадәр күргәне булмаган. Ул шушы матурлык томаны эчендә, гомерлек танышы кебек, Зәйнәпбануны биленнән кочып, иреннәренә сөлектәй ябышып, үбеп куя. Зәйнәпбануның бөтен тәненә баллы эсселек таралып китә. Бу Зәйнәпбануның беренче тапкыр үбешүе була. Шул кичне кыз иртәрәк ятса да, озак йоклап китә алмый. Бүлмәдәге гадәти җиһазлар: озын тимерчыбыкка эленгән ак “калфаклы” унлы лампа, язу өстәле, өстәл өстендәге кара савыты, янәшәсендәге тиз йөрешле будильник, ишектән керүгә уң якта зур, яшел буяуга буялган сандык, каршы почмакта китаплар белән тулган юка гына этажерка теңкәсенә тиеп торалар кебек. Чөнки Зәйнәпбануның бөтен хисләре бер затка гына текәлгән: аның алдында батыр, төз буйлы, акыллы, матур егет. Аның сөйләмендә Зәйнәпбану яраткан һәм ул ишетәсе килгән, китапларда чагыла торган сүзләр генә яңгырый. Ул егет менә - аның янында. Ул аны һәркөн күрә! Шул хисләргә чумып, Зәйнәпбану йокыга талганын сизмичә дә кала.
Беркөнне, көтмәгәндә, игълансыз гына килеп, райком секретаре авылда партсобрание үткәрә. Анда Мәхмүтне почта мөдире итеп билгелиләр. Мәхмүт - яңа эштә. Ул һәркөн авыл үзәгенә эшкә йөри. Хәзер инде Мәхмүт төнге кизүдә булган чакта Зәйнәпбану байтак вакытын егет белән почтада үткәрә. Чөнки ул чын күңелдән Мәхмүтне ярата. Зәйнәпбану төннәр буе Мәхмүт кочагында аның белән сугышта булган маҗаралы хәлләрне дәшми генә тыңлап утыра. Кайвакыт Мәхмүт туктап калса: “Йә, Мәхмүт, йә инде, сөйлә тагын нәрсә дә булса,- ди, күлмәк итәген тезләренә тарта-тарта,- йә булмаса берәр шигырь сөйләр идең”, – дип Мәхмүтне йөдәтеп бетерә. Мәхмүт күзләрен Зәйнәпбануга төбәп, Лермонтовның Наполеонга багышланган “Последнее новоселье” шигырен профессиональ дәрәҗәдә башкара. Зәйнәпбану кинәт урнашкан тынлык бозылмасын өчен ярты тавышта гына: “Мин Пушкинның “Я помню чудное мгновенье”сын укырсың дип тордым, ә син... Наполеон, имеш”,- дип ризасызлык күрсәтә. Нәкъ шул вакытта почтада телефон шалтырап куя.
Бервакыт авылда төрле имеш-мимешләр тарала башлый. Зәйнәпбану белән Мәхмүт почтада куналар, имеш. Беркөнне бу имеш-мимешләрне ишетеп, Мәхмүтнең әнисе ахшам намазыннан соң, картыннан күршегә йомыш белән керәм, дип рөхсәт алып, ашыга-ашыга почтага килә. Ишекне улы Мәхмүт ача. Әнисе көтелмәгән давыл кебек дулап бүлмәгә уза. Зәйнәпбану галанка янында китап укып утыра. Зәйнәпбану, Мәхмүтнең әнисен күреп, каушап кала. Оятыннан, җир ярылса, җир астына кереп китәр иде... Әмма ул тыныч кына урынында утыра. Мәхмүтнең әнисе пулеметтан ут яудырган кебек тырылдап: “Синең, сеңелем, ни эшең калган биредә?! Нәрсә күрмәдең?! Ир кеше белән... төн үткәрергә? Шул да укытучы булган, имеш! Нинди сабак алсын балалар, син - себеркедән! Тиз генә чыгып югал күз алдымнан!”- дип чәрпенеп куя Мәхмүтнең әнисе. Мәхмүт Зәйнәпбануны яклап нәрсәдер әйтергә җыенгач, әнисе:
- Яп авызыңны, мин сөйләгән вакытта, – дип улының сүзен кырт кисә.
Зәйнәпбану тиз генә өстенә пәлтәсен киеп, почтадан чыгып йөгерә. Мәхмүтнең озатып калырга дип ишеккә таба атлавы була:
- Кая..! Кайткан бул! – дип әнисе Мәхмүтне урынына утырта. - Син, улым, бу кызны күңелеңнән сызып ташла. Ул сиңа тиң түгел. Акыллы кыз егет куенында ошаган-ошамаган урыннарда кунып-төнеп йөрми. Акыллы кызны ана-атасыннан сорап, никах укытып алалар. Ә бу себеркене оныт, – дип кисәтеп куя.
Шушы көннән башлап алар күрешми башлый.
Почтада Мәхмүтнең эше шәп бара. Ул халык белән яхшы мөнәсәбәттә. Райкомда да Мәхмүт алдынгылар сафында, резервта тора. Яз башында райком тәкъдиме белән Мәхмүт депутатлар җыелышында авыл Советы рәисе итеп билгеләнә. Озак та үтми, авылда Мәхмүт өйләнә дигән сүз тарала. Шушы сүзләрне ишеткәч, Зәйнәпбануның йөрәге кайнарланып китә. Инде ел тирәсе күңел түрендә сүнәр-сүнмәс янган өмет уты мизгел эчендә лепелдәп сүнә. Мәхмүтнең никах көнендә Зәйнәпбану мәктәпкә карадан киенеп килә: башында кара эшләпә, өстендә кара күлмәк, аякларында кара туфлиләр. Класска керү белән укучылар: “Апа, сез нигә бүген карадан киенеп килдегез?”- дигәч: ”Бүген, балалар, минем кара көнем, Мәхмүт абыегыз өйләнә...”- ди дә, дәресен аңлатырга керешә.
Бу 1943 нче ел була. Илебез һәм халык өчен дә бик авыр вакыт. Илебезне фашистлардан сакларга батырлар кирәк. Мәхмүт броньлы булса да, райком аны фронтка җибәрергә мәҗбүр була. Бу җаваплылыкны ул бик авыр кичерә. Шуңа күрә эшеннән китәргә уйлый. Райисполкомга барып, гаризасы белән печатьне өстәлгә куя. Бу гамәле өчен райисполком председателе Мәхмүтне райкомга алып керә. Райкомның беренче секретаре Мәхмүтне каты итеп сүгә:
- Син нәрсә, иптәш, оныттыңмы илдә сугыш барганын? Оныттыңмы Совет Армиясе офицеры икәнеңне? Бәлки, сиңа фронтта уңайлырак булыр? Син онытма партия члены икәнеңне? Партия кая куша, шунда эшләрсең. Синең белән нишләргә икәнен уйларбыз, әлегә бар, эшлә,- дип ишеккә күрсәтә.
Берничә көннән военкоматтан Мәхмүт исеменә повестка килеп төшә. Военкоматтагы комиссия егетне исән-сау дип таный. Военкомат каршысында призывниклар шау-гөр килеп тора. Коридор буйлап хәрби комиссар белән Мәхмүт атлап килә. Крилчага чыгып басуга ул комиссарга китереп суга, тегесе биек бусагадан очып төшеп, җиргә кадала. Шунда басып торган күршесе: “Мәхмүт абый, моның өчен төрмәгә ябалар бит!”- ди. “Япмыйлар, энем, борчылма”,- ди Мәхмүт. Инвалид булуына карамастан, аны фронтка җибәрәләр. Яшь хатынын калдырып фронтка китүе, билгеле, авыр була. Нишлисең, язмыш шундый ул, алдан белеп булмый нәрсә буласын.
Мәхмүт - фронтта. Украинаны азат иткәннән соң, аны Тернополь шәһәренә хәрби комиссар итеп билгелиләр. Эше күп була. Бандеровецларга каршы көрәш алып баралар. Бервакыт алар комиссариатка һөҗүм ясый. Мәхмүт каты яралана. Бандера калдыклары аны кулга алып җәзалап үтерә. Кызылармиячеләр Тернопольдән ерак түгел Дедеркалый авылында хөрмәтләп җирлиләр. Кабере өстенә обелиск куялар.
Авылга Мәхмүт үлгән дигән хәбәр килгәч, Зәйнәпбануның күзләренә яшь тула. Юк, ул еламый, ләкин эчендә, бик тирән, йөрәк түрендә калебе сыкрый. Ул өстәл артыннан торып, тәрәзә янына килеп баса. Тәрәзә артында, караңгыда бәреп яуган яңгыр арасыннан яшен чаткылары сибелә. Алар йә төркемнәре белән, йә берән-сәрән, йә озын утлы җепләр булып, Зәйнәпбануның күзләренә һәм миенә кереп кадала кебек... Кинәт шушы утлар эченнән Мәхмүт очып чыгып, мизгел эчендә юк була: “Сөбханаллаһ! Әллә инде Мәхмүткә булган мәхәббәтем шулай янып сүндеме?! Юк, юк, мәхәббәт сүнмәде, бу утлар гына күз алдымда яшьнәп сүнделәр. Бу Мәхмүт белән дөньялыкта очрашу гына булды”,- дип уйланып куя Зәйнәпбану. Әлбәттә, Ахирәттә очрашырлар алар. Зәйнәпбану, әлбәттә, бервакыт Мәхмүтне кайнар йөрәгендә янып торган сүнмәс мәхәббәт учагына алыр.
Зәйнәпбану урындык артына элгән шәлен алып иңенә сала да, тәрәзәдән яшен тармаклары уйнавын күзәтүне дәвам итә.
Мәүлет САЮКОВ,
Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы.
Татар Сайманы авылы.