Бер истәлекле очрашу
Быел «Өмет»нең 2 январь санында «Гөрләп гасыр кичкән мәктәп» дигән мәкалә басылып чыккан иде. Исеменнән үк аңлашылганча, язма Кече Чынлы урта мәктәбенең 100 еллыгына багышланган.

Җәүдәт ага Хөсәенов шушы мәктәп директоры вазыйфасына керешкән елларда үзем дә рус теле һәм әдәбияты укытып йөргәнгә, аның бу сәхифәсен аеруча зур кызыксыну белән укып чыктым. Таныш исем-фамилияләргә юлыгып, үземнән шактый өлкән һәм тәҗрибәле коллегаларымның яңа гына институт тәмамлаган кичәге студентка хәер-хаһлы булуларын, һәрвакыт ярдәм кулы суза килүләрен, рәхмәт укый-укый, сагынып искә алдым.
Шәхсән минем өчен Кече Чынлы урта мәктәбе – тәҗрибә туплап, укытучы профессиясен үзләштерүгә бик нык ярдәм иткән мәгариф учреждениесе ул. Шуңа авторның мәкаләдә күпкырлы мәктәп тормышын әтрафлы яктырткан юлларын сокланмый уку һич мөмкин түгел. Ул аның нәтиҗәле эшчәнлеген ачыграк итеп күрсәтер өчен, 100 ел эчендә шунда укып чыгып, бөтен татар дөньясына танылган мәшһүр шәхесләрнең исемнәренә дә тукталып үтә. Әмма, ни сәбәпледер, татар әдәби тәрҗемәсенә нигез салучыларның берсе, сәнгать белгече һәм ике роман, бик күп хикәяләр авторы булган күренекле язучы, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Кыям Миңлебаев (1929-2005) бу исемлеккә керми кала. Бу шәхесне Җәүдәт аганың мәкаләсеннән ниндидер гаеп, җитешсезлек эзләү максатыннан искә алмадым. Теләгән очракта да аны булдыралмас идем, беренчедән, аңа хөрмәтем зур, икенчедән, ни белемем җитмәс, ни холкым юл куймас иде. Пединститутта укыганда Кыям абый белән бер тапкыр очырашып, бер-ике сүз алышкан идем, бары шул гына. Хәер, ул чакта Кече Чынлы тумасы дип белмәсәм дә, бу исем миңа аңарчы да таныш иде. Чөнки башлангыч мәктәптә укыганда, аның тәрҗемәсендә Т.Семушкинның «Айвам маҗаралары» повестен, сигезьеллыкта укыганда, «Хәсрәт дәрьясы» романын саф ана телебездә язылган әсәр буларак кабул итеп укыган идем.
1978нең көз айларында өченче курста ректорыбыз М.З.Зәкиев «Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы» фәненнән лекция укырга кергәч, кемнәр Мәскәүдә тәрҗемәче белгечлегенә укырга тели, торып бассыннар, диде. Кызганычка, теләк белдерүчеләр табылмады. Ул чакта мин француз язучысы Ги де Мопассан иҗаты белән җенләнә идем. Үземне сынап карар өчен, тоттым да, моның «Пьеро» хикәясен «Пьеро бәхете» исеме астында сүзгә-сүз аударып чыктым. Соңгы курс студенты, Тәтеш районы егете - Зиннур дустым Сәгыйтовка күрсәткән идем, булган бу, машинкада җыйганда алты бит чамасы булыр, бер сумыңны кыстыр да, йөгер лаборантка Гөлнур апа янына, диде. Үзе дә «Русско-татарский разговорник» китабы өстендә казынганга, Бауман урамындагы Матбугат йортына сугылгалап йөргән чагы моның. Өстәвенә, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләгән тәрҗемә остасы Кыям Миңлебаев белән дә танышлыгы бар икән. Тәрҗемәне Гөлнур апа машинкада басып биргәч, без Зиннур белән конструктивизм стилендәге атаклы Матбугат йортының дүртенче катына күтәрелдек. Караңгырак коридор буйлап беркүпме килдек тә, бер бүлмә ишеге төбендә тукталып калдык. Шунда минем кинәт аяк буыннарым дер-дер калтырый, йөрәгем леп-леп тибә башлады. Зиннурга, кермик, тулай торакка гына кайтып китик, дигән идем, ул, шүрләмә, Кыям абый - киң күңелле ул, студентларга аеруча шат, дигәч, тәвәкәлләргә булдым. Хәтерем ялгышмаса, бүлмә эчендә дүрт өстәл иде, бугай. Шуларның икесе буш булып, калган икесе янында берәр хезмәткәр утыра. Чигәләренә берән-сәрән чал куна башлаган дулкын-дулкын кара чәчле, гәүдәсенә килешле зур авыз-борынлы, киң җилкәлесе, керә-керешли үк игътибарымны җәлеп итеп өлгергән иде. Ул арада булмады, Зиннур аңа, Кыям абый, Мопассан хикәясен тәрҗемәләгән егет шушы була инде, диде. Ул кысыграк коңгырт күзләрен кара кысалы күзлеге аша миңа төбәде дә:
- Исемең ничек, кайсы районнан? – дип сорады.
Кыюсызрак тавыш белән, мишәрчәләтеп, Ирек атлы мин, Чүпрәле районыннан, дигәч, йөзе тагын да яктыра төшкәндәй булды.
- Якташ икәнсең, бир тәрҗемәңне, хәзер карап чыгабыз аны, - дип мин сузган битләрне бер-ике минутта тиз-тиз караштырып та чыкты бу. Укып та тормады, дип уйларга өлгермәдем, ул:
- Күренеп тора, бик тырышып сүзгә-сүз аударгансың, тик бу әле әдәби тәрҗемә булып җитешмәгән,- дип лексик-семантик, грамматик хаталарны күрсәтергә кереште. Шунда мин аның шул вакыт эчендә алты басма битне җентекле укып өлгерүенә шаккатып хәйран калган идем.
Күзеңә бәреп дөресен әйтүләре һәрчак күңелне төшерә бит инде ул. Азрак минем дә күңел чите кителеп киткәндәй булды ул чакта. Әмма нәрсәгәдер өметләнеп алданырга әзер күңелемне, боргаламый гына турысын әйтеп, үз урынына утыртуына бүген бик тә рәхмәтле мин аңа.
Кече Чынлыда бергә эшләп йөргән елларда, химия укытучысы Рифкать абый Халиулловка Кыям Миңлебаев турында сүз каткач, әтисе колхозга кермәгән, кулак булган, шуңа гаиләләре белән авылдан күчеп китәргә мәҗбүр булалар алар, шуннан бирле авыга кайтып күренгәне юк аның, дигән иде. Әйе, бер ара, чынлап та, Кече Чынлыга озак кайтмый тора ул. Тик туган авылы бер генә минутка да исеннән чыкмый күренекле әдипнең. Моның ачык дәлиле - үткән гасырның 20-50 нче еллардагы Кече Чынлы авылы тормышын җанлы образ һәм сурәтләү чаралары ярдәмендә күз алдыбызга китереп бастырган «Акыллы атын мактар…» романы. Био-библиографик белешмәләрдә күрсәтелгәнчә, ул беренче класстан соң укуын Казанның Дербышки поселыгында дәвам иттерсә дә, 6-7 классларны, авыр сугыш елларында әтисез калгач, Кече Чынлы җидееллык мәктәбенә кайтып очларга мәҗбүр була. Шуннан соң, туган авылы мәктәбен мактау кәгазьләренә тәмамлаган укучы буларак, ике-өч сабакташы белән беркүпме Буденный район үзәге Иске Шәйморза урта мәктәбенең сигезенче классына йөреп маташа әле. Тик торак мәсьәләсен хәл итә алмагач, мәктәпне калдырып китәргә мәҗбүр була ул.
Алга таба тормыш тудыра килгән проблемаларны бер-бер артлы чишә-чишә, КГУның татар филологиясе бүлегендә уку бәхетенә ирешкән Кыяметдин Сәлахетдин улы Миңлебаев татар халкына күрсәткән фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешеп танылу алган икән, монда Кече Чынлы мәктәбе укытучыларының да аның шулай формалашуына керткән өлешләре зур дип беләм. Шуңа ул үзе дә - әлеге мәктәпне «дан белән бизәүче»ләрнең берсе, бәлки, иң күренеклеседер әле.
Җәүдәт абый Хөсәеновка, шушы мәкаләсе белән Кыям Миңлебаев турындагы хатирәмне яңартуы, үземне яшьлек елларына алып кайтуы өчен рәхмәт әйтеп, яңадан-яңа мәртәбәләргә ирешсә иде, дигән теләктә калам.
Ирек ФИРГАЛИЕВ,
Абдулла авылы.