Ульяновск һәм Татарстан архивлары хезмәттәшлек итәләр

Татарстан Дәүләт архивының генеалогик характердагы мөрәҗәгатьләрне үтәү бүлеге җитәкчесе Лилия Назыйпова Ульяновск өлкәсе дәүләт архивында булды.
Сәфәр Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Хөкүмәтләре арасында фән, мәдәният һәм архив эше өлкәсендә төбәкара элемтәләрне ныгыту, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән үзара хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында узды.
Лилия Назыйпова татар халкы мирасын өйрәнү өчен әһәмиятле тарихи документлар саклана торган Ульяновск архивы фондлары белән танышты.
Һөнәри диалог барышында ике төбәк белгечләре төрле мәсьәләләр хакында фикер алышты. Архив белеме һәм заманча мәгълүмат технологияләрен кертү өлкәсендә алдынгы тәҗрибә уртаклашуга аерым игътибар бирелде, бу эшнең нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен эшкәртүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, яклар уртак күргәзмә эшчәнлеге перспективаларын билгеләде: Идел буе халыкларының бай мәдәни мирасына багышланган гомуми экспозиция булдыру идеясе турында фикер алыштылар. Татарстаннан килгән кунак өчен Ульяновск архивы бинасы һәм саклагычлары буйлап экскурсия оештырылды, дип хәбәр итә “Татар-информ”.