Кыйммәткә төшкән Җиңү көне
Бөек Ватан сугышы – ул фронттан килгән сводкалар һәм стратегик операцияләр генә түгел. Ул иң әүвәл миллионлаган кеше язмышы, Җиңү көненә ышанып һәм якыннарын көтеп, заводларда һәм колхоз кырларында көне-төне тир түгүчеләрнең көндәлек батырлыгы. Сугыш көндәлеге нинди булган соң? Шушы дәһшәтле елларда кешеләр нәрсә турында уйлаганнар һәм нәрсәгә өметләнеп яшәгәннәр?

Ульяновск дәүләт аграр университетының агротехнологияләр һәм бизнес көллияте студентлары өчен лекциядә әнә шундый сорауларга җаваплар яңгырады. Булачак белгечләр алдында тарих фәннәре докторы, Россия “Белем” җәмгыятенең Чардаклы бүлекчәсе вәкиле Олег Ренат улы Хасәнов чыгыш ясады.
“Бөек Җиңү тарихы” дип исемләнгән лекция студентларга даталар һәм вакыйгаларны искә төшерү, шанлы вә данлы тарих сәхифәләрен барлау мөмкинлеге бирде. Спикер каһәр суккан сугышның тылда Җиңү өчен көрәшүче, хуҗалыкларны яңадан аякка бастыручы, балалар үстерүче һәм 1945 елның 9 маен якынайтучы гади кешеләрнең тормыш-көнкүрешен, үзаңын һәм язмышын тамырдан үзгәртүе турында сөйләде.
Олег Ренат улы белән очрашу шуны кабат исебезгә төшерде: Бөек Җиңү миллионлаган кешенең кечкенә батырлыгыннан барлыкка килә. Алар турында истәлекләрне кадерләп саклау – безгә йөкләнгән уртак бурыч һәм уртак җаваплылык.