Зөя Башы мәктәбе ашханәсенә – яңа җиһазлар

Барыш районы Зөя Башы эшчеләр бистәсенең Советлар Союзы Герое Х.С.Богданов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең пищеблогы яңартыла.

Белем бирү учреждениесе директоры Любовь Лукьянова 2,1 миллион сумлык технологик җиһазлар сатып алу өчен тиешле документларны әзерләгән. Бу максатта акча Барыш районы бюджетыннан бүлеп бирелә. Госзакупка нәтиҗәләре буенча җиңүче оешма мәктәп ашханәсенә заманча суыткыч, бәрәңге чистартучы, ит тапаучы һәм яшелчә тураучы җайланмаларны китереп урнаштырырга тиеш. Исемлек буенча шулай ук яңа казан белән мармит – ашлар, гарнирлар белән соусларны кайнар килеш саклаучы махсус профессиональ җиһазны юнәтү каралган. Контракт шартлары буенча 2026 елның 1 июненнән 1 июленә кадәр барлык җиһазлар да мәктәпкә килеп җитәргә тиеш.