Рәхмәт хаты

Иң якын туганым – бертуган абыем Төхфәт Кәбир улы Биктимировның вафат булуы сәбәпле, дәүләт органнары, төрле оешмалар һәм аерым кешеләр безнең авыр, тирән кайгыбызны уртаклаштылар. Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән өлкә Хөкүмәтенә, Ульяновск өлкәсенең мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгына, Николаевка район администрациясенә, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән “Өмет” газетасы редакциясенә, педагогик хезмәт ветераны Гөлҗиһан Гафаровага, шулай ук туганнарыбызга, авылдашларыбызга, якыннарыбызга, абыебызның коллегаларына, укучыларына (Тепловка авылыннан килүчеләр дә бар иде) безгә мораль, физик һәм матди ярдәм күрсәтүләре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә барысына да сәламәтлек, тыныч, имин тормыш, хәерле озын гомер насыйп итсен.
Барча туганнары исеменнән, сеңелесе Равилә.