23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр, Кораллы көчләр һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, кадерле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр! Сезне бәйрәм белән котлыйм!
Бу көнне без Туган илебез сагына басучыларны, төрле тарихи дәверләрдә Ватан өчен батырларча сугышучыларны, хәзер илебез иреген һәм бәйсезлеген яклаучыларны котлыйбыз.
Без сезнең Россия армиясе сафларында намуслы хезмәт итүегез белән горурланабыз. Ульяновск өлкәсенең хәрби хезмәткәрләре, дәүләт язмышы, миллионлаган кешенең иминлеге өчен җаваплылыкны геройларча үз өсләренә алып, беренче сафларда СВО зонасына юл тоттылар. Үз чиратыбызда, без һәрьяклап ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез. Ульяновск өлкәсендә федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Төрле льготалар, түләүләр, түләүсез консультация, белем бирү һәм башкалар каралган. Хәрби хезмәткәрләрне реабилитацияләү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Төбәгебездә “Геройлар заманы” Президент программасының аналогына әверелгән “Сембер җире геройлары” проекты тормышка ашырыла.
Ульяновск өлкәсендә гомер итүче барлык сугыш хәрәкәтләре ветераннарына аерым рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең батырлыгыгыз безгә хәзергене бүләк итте һәм Ватаныбызның данлыклы тарихын дәвам итте, ә тәвәккәллегегез – безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Без киләчәктә дә сезгә ярдәм итәчәкбез һәм һәркайсыгызга игътибар бирәчәкбез.
Ватанны саклаучылар көне – хәрби хезмәткәрләр һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарының бәйрәме генә түгел, Туган илебез язмышына битараф булмаган барча кешеләр бәйрәме.
Кадерле дуслар! Сезгә нык исәнлек, хезмәтегезне үтәүдә уңышлар һәм иминлек телим!
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.