Чын егетләр бәйрәме

Яңа гына туган Совет дәүләтенең иң авыр бер чорында - 1918 елда барлыкка килгән Совет Армиясе көне хәзер башкача, Ватанны саклаучылар көне дип аталса да, аның тарихы, максаты һәм эчтәлеге үзгәрмәде. Аны еллар дәвамында хәрбиләр генә түгел, ә барлык ир-егетләр бәйрәм итә. Әле мәктәп елларында ук классташ кызларның безне – малайларны, котлаулары, гади һәм тыйнак кына бүләкләр бирүен байтаклар хәтерли торгандыр...

Ә бүгенге чорда, бигрәк тә хәзерге вакытта, әлеге истәлекле көн аеруча актуаль. Нинди генә чорлар, дөньяда нинди генә вәзгыять булса да, Ватанны саклаучылар, илебез иминлеге сагында торучы ир-егетләр һәрчак хөрмәткә лаек.

Без бүген аларны Ватанны саклаучылар көне белән котлап, гаиләләренә бәхет, үзләренә саулыклы озын гомер, тыныч көннәр телибез. Илебездә тотрыклы тынычлык, дөньяда иминлек булсын.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Ф.Сафин.