Согуд Гарәбстаны һәм Гарәп Әмирлекләре белән сәүдә-экономик элемтәләр ныгый
9-11 февральдә Губернатор Алексей Русских Якын Көнчыгыш илләрендә эш сәфәрендә булып кайтты. Эш визитының максаты – Ульяновск предприятиеләре җитештергән продукцияне экспортка җибәрү күләмен арттыру һәм “Урта Идел – Каспий диңгезе – Фарсы култыгы” сәүдә-логистика маршрутын үстерү.

“Иннопром-2026”да Россиянең ике төбәге җитәкчеләре - Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты
“Ульяновск товарларын Фарсы култыгы илләрендә таныту өстендә эшлибез. Безнең бурычыбыз җирле җитештерүчеләргә үз продукцияләрен экспортка җибәрү өчен яңа каналлар булдырырга ярдәм итүдән һәм төбәк экономикасын ныгытуга өлеш кертүдән гыйбарәт. “Төньяк-Көньяк” халыкара коридорына керүче “Урта Идел – Каспий диңгезе – Фарсы култыгы” маршрутын үстерәбез. Бу маршрут авыл хуҗалыгы продукциясен Әзәрбәйҗан, Иран һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә тимер юл транспорты белән даими рәвештә җибәреп тору мөмкинлеге тудырды. Әлеге проектка Идел буе федераль округы төбәкләре дә кушыла: йөкләр агымын берләштереп, маршрутны тотрыклы итәбез. Согуд Гарәбстаны, Оман һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлек итүдә яңа перспективалар күрәбез”,- диде Алексей Русских.
2022 елдан башлап Ульяновск өлкәсе Каспий диңгезе бассейны дәүләтләре белән тышкы экономик элемтәләрен актив рәвештә үстерә. Хәзерге вакытта төбәгебез “Төньяк-Көньяк” халыкара транспорт коридоры кысаларында “Урта Идел – Каспий диңгезе – Фарсы култыгы” сәүдә-логистика каналын булдыруда катнашып, мөһим тышкы сәүдә проектын тормышка ашыруга зур өлеш кертә.
Промышленность һәм сәүдә министры Антон Алиханов җитәкчелек иткән РФ Хөкүмәте делегациясе составында һәм РЭЦ гендиректоры Вероника Никишина чакыруы буенча Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских Согуд Гарәбстанында Иннопром-2026 халыкара күргәзмәсендә төбәгебезнең промышленность һәм экономик потенциалын тәкъдим итте. Ул пленар сессиядә чыгыш ясап, логистиканы җайга салуга, маршрутны танытуга, Идел елгасы буендагы портлар инфраструктурасын һәм тимер юл терминалларын яңартуга бәйле проблемалы мәсьәләләрне күтәрде.
“Россиянең Омандагы илчесе Олег Левин белән очрашуда Ульяновск җитештерүчеләренең мәнфәгатьләрен алга сөрүдә яклау таптык. Анда бездә эшләнгән он белән үсемлек маена, промышленность җиһазлары белән интерьер әйберләренә ихтыяҗ зур, ә дәүләт заказчылары инженерлык компетенцияләре белән кызыксына. Оманның эшлекле даирәләре белән Ульяновск товарларының дилерлык үзәген булдыру хакында килештек. Ә порт һәм “Сохар” ирекле экономик зонасы җитәкчелеге белән “Ульяновск” порт тибындагы аерым экономик зонасы белән хезмәттәшлекне җайга салу турында уртак фикергә килдек”,- дип сөйләде Губернатор.
2025 ел нәтиҗәләре буенча Ульяновск өлкәсе промышленность компонентлары, интерьер әйберләре җибәреп торып, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән тышкы сәүдә әйләнеше күләмен сизелерлек дәрәҗәдә арттыруга ирешкән. 2025 елның ахырында тимер юл веткасы буенча Ульяновск җитештерүчеләре онны экспортка җибәргәннәр. Хезмәттәшлекне киңәйтү өчен резервлар җитәрлек. Рас-әл-Хайм әмире Согуд Бән Сәкр Әл Касими белән очрашуда сүз әнә шул хакта барган. Әмирлекнең үсеш юлыннан атлаучы порт инфраструктурасы бар.
“Төп экономик зона җитәкчелеге белән бергәләп эшләү турында сөйләшүләр алып бардык. Россиянең Дубай белән Төньяк Әмирлектәге Генконсулы Максим Владимиров белән Ульяновск өлкәсенең сәүдә-экономика һәм мәдәни-гуманитар сферада хезмәттәшлеге буенча, шул исәптән БРИКС кысаларындагы инициативаларына булышлык күрсәтү мәсьәләсен карадык”,- дип белдерде регион башлыгы.