Рамазан ае мөбарәк булсын!

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим!
Кадерле дин кардәшләребез! Ихлас күңелдән сезне изге Рамазан ае башлануы уңаеннан тәбрик итәбез.
Мөбарәк Рамазан ае 18 февраль кичендә кояш баеганнан соң керде, шул ук кичне беренче тәравих намазын укыдык, ә 19 февраль иртәсендә (сәхәр 5 сәгать тә 58 минутта тәмамланды) уразаның беренче көне башланды.
Рамазан аеның башы - рәхмәт, уртасы – мәгъфирәт, ахыры – җәһәннәм газабыннан котылу ул. Рамазан аеның башка айларга караганда өстенлеге изге Коръәни-Кәрим белән бәйле. Аллаһы Тәгалә, башка айлар белән чагыштырганда, бу айның дәрәҗәсен күпкә арттырды һәм шуңа күрә шушы айда без ураза тотабыз.
Нәкъ менә шушы айда, мең айдан тагын да яхшырак булган Кадер кичендә, Изге Китабыбызның беренче аятьләре иңдерелә. Кадер кичәсе Рамазан аеның 26сыннан 27сенә каршы кичкә (16-17 март) туры килә.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримнең “Әл-Бәкара” сүрәсендә болай дип әйтә: “Рамазан аенда изге Коръән иңдерелде...” “...сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Рамазан аенда берәү чирле яки мәшәкатьле озын сәфәрдә булса, башка вакытта каза кылыр. Аллаһы сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны теләми…” (185 нче аять).
Бу айда Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укырга кирәк. Аны тулысынча укып чыксак, тагын да яхшырак булыр. Рамазан – изге эш-гамәлләр ае (дога кылу, Коръән уку, сәдака бирү, зәкят түләү, ифтар мәҗлесләре үткәрү), алар өчен әҗер-савап күп тапкыр арттырып языла. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Кем авыз ачу (ифтар) вакытында ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучыга язылган кебек үк әҗер-савап язылачак, әмма ураза тотучыга тиешле әҗер-савап һич тә кимемәс”. Ин ша Аллаһ, изге Рамазан аебызда, 13 мартта “Волга-Спорт-Арена” спорт сараенда хәзер инде традициягә кергән “Өлкә ифтары-2026” узачак. Чакыру билетларын мәчетләрдә алырга мөмкин.
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) заманында сәхабәләр тәравих намазын ялгызы гына укыган. Ә турылыклы хәлиф Үмәр (р.а.) вакытында 20 рәкәгать намазны күмәкләшеп укый башлыйлар. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, олы яшьтәгеләргә 8 рәкәгать укырга рөхсәт ителә.
Ураза бәйрәме, ин ша Аллаһ, 20 мартта үтәчәк.
Аллаһы Раббыбыз Рамазан аенда Үзенең кушканнарын чын ихластан үтәргә, күңелләребезне Иман, Ислам һәм Изге Коръән нуры белән нурландырырга насыйп итсен.
Илдар хаҗи САФИУЛЛИН,
Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе.