Путин милләттәшебезне бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин “РЖД” ширкатенең Ульяновск филиалы хезмәткәре Дамир Низамтдиновка II нче дәрәҗәле “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденының медален бирү турындагы указга кул куйды. Милләттәшебез эшендә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен дәүләт бүләгенә лаек булды.

Дамир Низамтдинов РЖД ширкатендә хезмәт юлын машина йөртүче буларак башлап, Ульяновскиның төяү-бушату эшләре һәм коммерция операцияләренең механикалаштырылган дистанциясе начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Ул шулай ук регионнарның инвестицион мөмкинлекләрен арттыру максатында транспорт хезмәте белән тәэмин итү өстендә дә эшли. Мисал өчен, аның турыдан-туры катнашында Кытайдан кытай товарларын китертү буенча логистика проекты эшләтеп җибәрелгән. Ул “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында үзенең дистанциясендә йөкләр ташуны тәэмин итә. Аның җитәкчелегендә “Ульяновск-1” станциясендә “ЦМ-Экспедитор” проектына старт бирелгән. Бу проект өсте каплаган вагоннарга йөк төяп җибәрү буенча терминал хезмәтләре күрсәтү мөмкинлеге бирә.
Губернатор Алексей Русских милләттәшебезне дәүләт бүләге алуы уңаеннан котлады:
“Дамир Искәндәр улы тимер юл тармагында эшләү буенча бай тәҗрибәгә ия. Югары профессиональлек һәм эшкә җаваплылык хисе белән карау ул җитәкчелек иткән коллективка югары производство күрсәткечләренә ирешү мөмкинлеге тудыра. Аның катнашында Кытай Халык Республикасы белән логистика проекты тормышка ашырыла, “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты максат һәм бурычларына ирешү өчен йөкләр ташу тәэмин ителә. Дамир Искәндәр улын бүләк алуы уңаеннан тәбрик итеп, битараф булмавы, эш процессын даими рәвештә камилләштерергә омтылуы өчен рәхмәтемне белдерәм!”