Иске Кулаткының 1 нче мәктәбен ремонт көтә

Иске Кулаткы район үзәгендәге 1 нче мәктәп бинасына быел капиталь ремонт ясарга җыеналар.

Өч катлы мәктәп бинасы узган гасырның 1970 нче елында сафка бастырылган. Иске Кулаткының 1 нче урта мәктәбе, аның директоры Гөлнара Вильдан кызы Баширова хәзерге вакытта подрядчы оешманы эзли. Әлеге оешма Куйбышев урамы, 57 нче йорт адресы буенча урнашкан бинаны капиталь ремонтлау эшләренә алыначак. Контрактта эшләрне башкару срогы билгеләнгән: яңарту эшләре 2026 елның 31 июленә кадәр тәмамланырга тиеш. Бу максатта федераль, региональ һәм җирле бюджеттан барлыгы 31 миллион сум акча бүлеп бирелә.