Мәләкәс мәчете

Мәләкәс - Волга-Бөгелмә тимер юлы өстендә Сембердән 100 чакрым ераклыкта бер кечкенә шәһәрдер.
Һәр тарафта булган кебек, монда да мөселманнар аз түгелдер. Мәләкәс моннан 15 сәнә мөкаддәм бер рус шәһәреннән гыйбарәт булган хәлдә Хәсән Алиев 2 катлы таш мәчет бина кылды. Өске каты мәчет булып, астында балалар укыталар. Буа мәдрәсәсеннән Гатаулла Гобәйдуллин дигән кешене имам итеп куйганнар иде, ул яхшы иҗтиһадлы кеше булып, хәзер яхшы итеп мәдрәсә тәрбия кылмакта. Мәчет астындагы мәдрәсәдән башка 2 мәдрәсә салынды. Шул мәдрәсәләрнең мәгънәви җәһәтен Гатаулла хәзрәт Гобәйдуллин ислах кылырга тырышкан кебек, матди җәһәтләрен Сәетгәрәй Муллин вә Касыймхан Солтанов ислах кылалар.
“100 ел элек”.