Өлкә ифтарына әзерләнәбез

Изге вә мөбарәк Рамазан аебыз башланырга санаулы көннәр – нибары бер атна калды. Шул уңайдан шатлыклы хәбәр белән уртаклашырга ашыгам – Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, Ульяновск төбәге мөселманнары тормышындагы зур вакыйга – өлкә ифтары 13 мартта, изге Рамазанның дүртенче җомгасы көнне узачак.
Әлһәмдүлилләһи шөкер, мөхтәрәм Губернаторыбыз Алексей Юрьевич Русских ярдәмендә өлкә ифтары күркәм традиция буенча быел да Ульяновскиның иң зур спорт корылмасында – “Волга Спорт Арена” боз сараенда узар һәм 4 меңнән артык дин кардәшебезне бергә җыяр дип көтелә. Күркәм мәҗлесебезгә хөрмәтле бабайларыбыз, махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре, авыр тормыш ситуациясенә эләккән мохтаҗ кешеләр чакырулы. Күмәкләшеп авыз ачканнан соң, берүк вакытта меңләгән кеше бер сафка басып җәмәгать намазын укыячак. Ислам традицияләрен исәпкә алып, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен трибуналарга аерым керү һәм чыгу урыннары булдыру каралган. Без Ульяновск өлкәсенең барлык мәчетләреннән дә вәкилләр килүен көтәбез. Өлкә Хөкүмәте ярдәме белән ерак районнарда яшәүче мөселман кардәшләребезне махсус автобуслар китерәчәк. Ут күршеләребез Татарстан, Чувашстан, Мордовия, Удмуртия республикаларыннан, Пенза һәм Самара өлкәләреннән дә кунаклар килергә җыена.
Аллаһы Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә омтылып, игелекле эш-гамәлләр кылуда ярышучылар өчен өлкә ифтарының ишекләре ачык. Без үзебезнең җан җылыбызны һәм гасырлар буе Россия җирендә яшәүче мөселман халыклары традицияләренең бер өлешен төрле милләт һәм дин вәкилләре белән бүлешергә әзер.
Үзенең хәләл малы, хәләл хезмәте яки волонтер буларак һәркем өлкә ифтарын оештыру эшләренә кушыла ала. Изге эшкә шулай ук транспорт һәм хәләл азык-төлек белән ярдәм итәргә мөмкин.
Шушы көннәрдә генә өлкә ифтарын оештыру һәм үткәрү максатында сәдака җыюга старт бирелде. Сәдакаларны исәп-хисап счетына яки Сбербанк картасына күчерергә мөмкин: +7 (937) 870-33-30 (Руслан Маратович Х.), (акча күчергәндә ифтар дип язарга онытмагыз).
Аллаһы Тәгалә игелекле эш-гамәлләребезне һәм биргән сәдакаларыбызны кабуллардан кылсын!
Руслан ГАЙНЕТДИНОВ,
“Өлкә ифтары-2026”ны оештыру комитеты рәисе урынбасары.