Изге Рамазан ае якынлаша
Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Изге Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. 18 февраль кичендә беренче тәравих намазын укырбыз, иншаалаһ. Ә 19 февраль - уразаның беренче көне. Шуңа күрә бүгенге вәгазебезне ураза тоту кагыйдәләренә, аларны үтәүнең мәҗбүри шартлары темасына багышларга булдык. Уразабыз кабул булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш соң? Шулай ук мөселман кешесен Рамазан аенда ураза тотудан азат итүче нигезле шартларга да тукталырбыз.
Шулай итеп, уразаның мәҗбүри шартларына (обязательные условия) күчәбез. Ураза тоту мәҗбүри булсын өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
1.
Иман. Ураза тотучы кеше мөселман өммәтеннән һәм иманлы булырга тиеш. Иманлы булу - ураза тотуның төп шарты.
2.
Ураза тотучы балигълык яшенә җиткән һәм аек акыллы булырга тиеш. Балага, акылдан язган яки аңын җуйган кешегә ураза тоту мәҗбүри түгел. Чөнки әлеге затларның динебез кушканнарны үтәү мөмкинлеге юк. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Өч кеше: балигълык яшенә җитмәгән бала, акылдан язган кеше (аңына килгәнче), йоклап яткан кеше (уянганчы) өстеннән каләм күтәрелгән булыр (гамәлләре язылмыйча торыр)”,- дип әйткән (Бохари).
3.
Ураза тоту өчен мөмкинлек булырга һәм уразага керүче сәфәрдә булмаска тиеш. Авырулар һәм сәфәрдәгеләр өчен ураза тоту фарыз гамәл булып саналмый, әгәр алар уразага керсәләр, тоткан уразалары кабул булыр. Ураза тотмаган очракта алар соңыннан бөтен көннәр өчен дә ураза тотарга тиеш була.
Ә хәзер ураза тотмаска рөхсәт ителгән нигезле сәбәпләргә (уважительные причины) күчәбез. Авыру һәм сәфәрдәге кешеләргә карата Коръәни-Кәримдә болай дип әмер ителә:
“Санаулы көннәрдә (ураза сезгә фарыз кылынды). Ләкин арагыздан кем дә кем авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәр (тотарга тиеш). Аңа (фидиягә) көчләре җиткәннәргә исә бер фәкыйрьне (көненә ике тапкыр ашатып) туендырырлык фидия йөкләнә. Кем үз иреге белән бер игелек кылса, бу аның үзе өчен хәерлерәк. (Фидия түләвегезгә караганда) ураза тотуыгыз сезнең өчен хәерлерәк. Әгәр сез (уразадагы фазыйләтне) белсәгез иде” (әл-Бәкара, 184).
Мөселман галимнәре, шушы аятькә һәм тиешле хәдисләргә нигезләнеп, Рамазан аенда ураза тотмау мөмкинлеге бирүче нигезле сәбәпләрне санап үтәләр:
1.
Сәяхәт. Сәяхәт ераклыгына тигез булган (90 километрдан ким түгел) ераклыкка юл тотучыга Рамазанда ураза тотмаска рөхсәт ителә. Әмма мөселман кешесе уразага керергә ниятләгән булып юлга чыкса, башка төрле нигезле сәбәп булмаса, уразасын бозмаска тиеш. Чөнки уразаны бозу өчен нигезле сәбәп килеп чыкмаса, башлаган гыйбадәтне ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Сәяхәт нигезле сәбәп булганга күрә, мөселман кешесенә ураза тотмаган көннәре өчен каза кылырга (тотмыйча калдырган көннәре өчен бергә бер итеп тотарга) туры киләчәк (Бине Әбидин, “Рәддү ль-Мүхтәр”, 2/421-424).
2.
Авыру булу. Ураза тотсам, хәлем начараеп китәр, дип шикләнүчеләргә яки авыру аркасында ниндидер кыенлык кичерүчеләргә Рамазанда уразага кермәскә рөхсәт ителә. Әмма мөһим бер шарт бар - соңыннан алар төшеп калган көннәре өчен ураза тотарга тиеш була. Әгәр врач, ураза тотуыгыз аркасында чирегез көчәергә мөмкин, дип расласа, андый кеше шулай ук авыру булып санала.
3.
Картлык. Ураза тоту өчен артык карт кешеләр уразага кермәскә мөмкин. Әмма алар фидия сәдакасы бирергә тиеш була. “Әл-Бәкара” сүрәсенең 184 нче аятендә, авыру, зәгыйфь булу сәбәпле ураза тота алмаучылар фидия түләргә тиеш, дип әйтелә. Әлеге кагыйдә дәвалап булмый торган авыруларга да кагыла.
4.
Сусау яки ачлык. Әгәр кеше ачлыктан яки сусаудан интегеп, физик яки психик халәтенә зыян килү куркынычы туса, аңа уразасын бозарга рөхсәт ителә. Ә инде хәле яхшыргач, Рамазан ае тәмамланганнан соң төшеп калган көннәре өчен тотып бетерергә тиеш була. Әгәр ураза тоту үлемгә яки авыруга китерү куркынычы янаса, ураза тотуны дәвам итү гөнаһ булып санала.
5.
Авыр хезмәт. Әбү Бәкр әл-Әҗүрр авыр хезмәт башкаручылар турында болай дип әйткән: “Әгәр авыр эштә эшләүче кеше, ураза тотсам, сәламәтлегемә зыян килер яки үлеп китәрмен, дип шикләнсә, бу проблеманы болай хәл итәргә кирәк. Әгәр кешенең авыр эшен ташлавы аяныч нәтиҗәләргә китерсә, ул ураза тотуын туктатып торырга һәм соңыннан төшеп калган көннәре өчен тотып бетерергә тиеш була. Әгәр эштән китүе тормышында үзгәрешләргә китермичә, уразасын бозса, ул гөнаһлы булып саналачак. Әгәр эштән киткәч тә проблемалары туса, аңа ураза тотуын туктатып торырга рөхсәт ителә. Авыр эш башкаручы кешенең ачлык һәм сусау аркасында хәле начараеп китсә, ураза тотуын туктату аның өчен ваҗиб булып исәпләнә. Чөнки Аллаһы Тәгалә болай ди: “Үзегезне үзегез үтермәгез. Аллаһ сезгә карата рәхимле” (ән-Ниса, 29).
6.
Йөкле булу һәм бала имезү. Үзләренең сәламәтлеге һәм балаларының саулыгы өчен борчылган, курыккан йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларның уразага кермәү мөмкинлеге бар. Әгәр зыян килү куркынычы җитди булса, алар ураза тотмаска бурычлы. Хәлләре яхшыра төшкәч, алар төшеп калган көннәре өчен ураза тотарга тиеш була. (Сәхнүн, “Әл-Мүвәттә”, 1/278-279; Ширәзи, “Әл-Мүхәззәб”, 1/328; Бине Күдәмә, “Әл-Кәфи”, 1/434; Кәсәни, “Бәдәи”, 2/97).
Төрле хәлләр аркасында уразасын бозарга мәҗбүр булучы көннең калган өлешен ураза тотучы кебек үк үткәрергә, ягъни ашау һәм эчүдән тыелырга тиеш. Таң алдыннан нифастан чистарынган хатын-кыз, савыккан авыру, акылына кире кайткан чирле кеше, шушы сәгатьтә балигълык яшенә җиткән бала һәм Ислам динен кабул иткән кеше дә нәкъ менә шул рәвешле үзен тотарга бурычлы. Дини традицияләрдә тәрбияләнгән кешедән Ислам дине кушканнарга, мөселманнар җәмгыятенә һәм Рамазан аена хөрмәт вә ихтирам күрсәтү таләп ителә. Абруйлы дин галимнәре фикеренчә, шул рәвешле хөрмәт күрсәтү ваҗиб гамәлләрдән санала.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.