15 февраль - Ватаннан читтә хезмәт бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне

Хөрмәтле сугыш хәрәкәтләре һәм хәрби конфликтлар зоналарында тынычлык урнаштыру операцияләре ветераннары!

Традиция буенча бу көнне без илебез мәнфәгатьләрен яклап, өйләреннән еракта фидакарьлек күрсәтүчеләрне искә алабыз. Аларның геройлыгы – безнең яшьләребез өчен сүнмәс үрнәк.

Без патриотик тәрбия бирүгә багышланган вакыйгалар циклы кысаларында сугышчы-интернационалистлар батырлыгына аерым игътибар бирәбез. Ульяновск өлкәсендә без моның бер тапкыр гына үткәрелә торган акцияләр наборы түгеллеген, ә тирән, системалы көндәлек эш таләп ителүен аңлыйбыз. Власть органнары, белем бирү учреждениеләре һәм җәмәгатьчелекнең тырышлыгын берләштереп, без дәүләт каршында торган мөһим бурычны хәл итәбез: ата-бабаларыбызның изге батырлыгы белән бу минутларда Россиянең киләчәге хакына передовойда – алгы сызыкта сугышучы ир-егетләрнең бүгенге геройлыгы арасындагы җанлы элемтәне саклыйбыз.

Ульяновскида чаралар циклы хәзер инде традициягә кергән хәтер митингы белән башланып китәчәк. Ул ветераннарны, көч структуралары җитәкчеләрен, власть вәкилләрен, яшьләр оешмаларын берләштерер. Буыннар бердәмлеге – безнең эчке көчебез һәм какшамас булуыбызның нигезе.

Кадерле дуслар! Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телим, гаиләләрегездә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен. Сугыштан кайта алмаучыларга – мәңгелек дан, еллар аларның батырлыгын безнең күңелләрдән сөртә алмас!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.