Безне җиңә алмаслар, брат!

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 5 февральдә Мәскәүдә “Россия” милли үзәгендә 2026 ел – Халыклар бердәмлеге елына рәсми старт бирде.

“Россия - гаиләләр гаиләсе” белем марафонының төп залына, ягъни Мәскәүдәге “Россия” милли үзәгенә илнең 89 төбәгеннән 160 милләт вәкиле (барлыгы 4 мең кеше) җыелган иде.

- Шушы залда төрле милләт вәкилләрен бергә күрү соклану хисләре тудыра, - дип башлады үзенең чыгышын Президент Владимир Путин. - Россия үзенең тарихында катлаулы чорлар кичерде. Халыклар ополчениесе Мәскәүне азат итте. Наполеон, Гитлер һөҗүмнәре булды. Аларның гаскәрләрендә дә төрле халыклар бар, ләкин аларның уенда талау һәм басып алу иде. Безнең ил халкын комсызлык түгел, ә Ватанны - җирне саклау берләштерде. Бүген дә илне яклап көрәш бара, махсус хәрби операциядә катнашучылар бер-берсенә, брат, дип дәшә. Бу җиңелмәс бердәмлекне күрсәтә.

Ил төбәкләре “Россия - гаиләләр гаиләсе” марафонына видеокүперләр белән ялганды. Ульяновск өлкәсе дә Мәскәү белән элемтәгә чыкты. Очрашуда милли-мәдәни автономияләр вәкилләре, чит илләр студентлары катнашты.