МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ...
(Башы 6 февраль санында).

Рәйсә апаның миңа карата мәрхәмәтлелеге, аерым яхшы мөнәсәбәте диимме, торып-торып искә төшеп уйландырды. Гомеренең соңгы елларында (2001 елдан) укытучыбыз Казанда яшәде. Без аның белән сирәк булса да очрашкалап тордык. Безнең өйдәге бер күрешүебездә мин аның үзеннән: «Миңа карата сездә аерым мөнәсәбәт булды кебек, миңа карата ышаныч бар идеме сездә?» – дип сорадым. Ул моңсу гына елмайды һәм миңа карап: «Рафаил, син сыйныфташларыңнан нәрсә беләндер аерылып тора идең. Бәлки, кечкенәдән горур, шул ук вакытта юаш, ышанучан, үз нәүбәтеңдә игелекле һәм ярдәмчел булгангадыр. Рәнҗетүчеләрне кичерә белдең. Өченче сыйныфта язган тест җавапларың мине бер дә гаҗәпләндермәде, син анда, мәктәпне тәмамлагач университетка укырга керергә телим, дип язган идең. Яшьтән тормышның ачы тәмен татып һәм төрле авырлыкларын кичереп, син үз хыялыңа ирешә алдың. Минем укучыларым арасында сабый чак хыялы артыннан китеп фән юлына баскан син бердәнбер. Заманча әйтсәк, бу укытучы интуициясе булгандыр, ә калганын үзең беләсең», – дип әйтте. 2014 елның декабрендә Рәйсә Касыймовна вафат булды, аны Әбдери авылына кайтарып җирләделәр.
Рәйсә апа җыр дәресендә безнең кебек колакларына аю басканнар белән күпме газап чикте. Һәм бу өлкәдә дә үз алдына куелган максатына хәтта ки тиз арада ирешә алды. Беренче сыйныфта укыганда ук авыл радиосы аша безнең беренче чыгышыбыз яңгырады. Аннан соң, икенче-өченче сыйныфларда укыганда, апабыз бездән хор туплый алды. Кайвакыт ул җыр дәресләрендә гармунда уйнарга кече энесе Наил абыйны чакыра, гармунлы дәресләр тагын да кызыграк һәм ямьлерәк үтә иде. Бүгенгедәй күз алдымда, без җыр башкарганда апабыз кулын көй тактына туры китереп оста һәм үзенчәлекле итеп болгый, без кул хәрәкәтләренә ияреп тавышыбызны көчәйтәбез яки акрынайтабыз. Сыйныфыбыз хоры мәктәптә һәм авылда узган төрле бәйрәм-чараларда концертлар куя, авыл халкы, бигрәк тә әти-әниләребез безнең чыгышыбызны, газеталар еш язганча, “көчле кул чабулар белән җылы каршы ала” иде. Репертуарыбыздагы ике җырны гына хәтерлим, берсе татарлар арасында киң таралган «Советлар Союзы – тынычлык терәге» (М.Хөсәен сүзләре, Ш.Мәҗитов музыкасы), икенчесе СССРда ярымтыелган «Бухенвальд набаты» иде.
Бу җырның сүзләре турында үз вакытында (1950–1960 еллар) танылган шагыйрь Лев Ошанин: «...бу бит шигырь түгел, ә караңгылык...» – дигән. Әмма 1959 елда Венада узган VII Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә Урал хоры тарафыннан башкарылганнан соң, ул сүзләр дистәләгән телләргә тәрҗемә ителә. Халыкларның тынычлык өчен көрәш гимнына әверелгән әлеге җыр бөтен җиһанда танылу ала. Иң сәере шунда, сүзләренең авторы, Бөек Ватан сугышы инвалиды, журналист Александр Соболевка хакимият тарафыннан һичнинди дан-хөрмәт күрсәтелми. Шуңа да карамастан, Рәйсә апа ул чакта төрле янаулардан курыкмады, бу искиткеч җырны үзенең җыр дәресе репертуарына кертте. Мин монда җыр текстының бары бер өземтәсен генә китерәм.
Люди мира, на минуту встаньте!
Слушайте, слушайте: гудит со всех сторон –
Это раздается в Бухенвальде
Колокольный звон, колокольный звон...
Әйтергә телим, Рәйсә Касыймовнаның тырышлыгы һәм хезмәтенә чиксез бирелгәнлеге нәтиҗәсендә безнең сыйныфыбыз күмәк җырларга, хәтта музыкаль сәләте булмаганнар да җыр ритмын тоярга өйрәнде. Җыр дәресләренең иң әһәмиятле нәтиҗәсе - арабыздан Сария Бахитова, Наилә Сабитова, Әлфия Шаһвәлиева, Әнисә Шәкүрова, Дамир Әюпов кебек башкаручыларның барлыкка килүе булгандыр. Камышлы татар педагогия училищесындагы җыр дәресләре вакытында алган белемен Рәйсә Касыймовна безгә күчерә алды.
Укытучы апабыз биргән тәрбия моментларын хәзер кайтып-кайтып исемә төшерәм. Ул безне әти-әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә һәм кадерләргә өйрәтте. Укытучыбыз газиз ана назы һәм мәхәббәте кыйммәтен тормыш мисалларында аңлатырга тырышты. Бер моңсу мизгел – өлкән сыйныфларда укучы Искәндәрнең әнисе вафаты белән бәйле күренеш күз алдымда тора. Безнең класс тәрәзәләре колхоз идарәсенә карый иде. Беркөнне идарә алдына больницадан бу егетнең әнисе мәетен алып кайткан машина килеп туктады. Шул вакытта Рәйсә апа дәресен туктатып, безнең игътибарыбызны Искәндәргә, аның әнисе баш очында башын иеп басып торуына юнәлтте. Әлбәттә, ул вакытта әле тормышны белмәү сәбәпле, укытучыбызның әйткәннәрен без тулысынча аңлап бетерә дә алмаганбыздыр, ләкин безгә бер нәрсә аңлашылды: әти-әниләрне югалту - зур фаҗига, аларның кадерен исән чакта белү кирәк.
Беренче укытучыбыз үзен кызганмыйча эшләүче кеше булган икән дим хәзер. Укучыларга күренми торган “кәгазь эшләре” күпме бит авыл укытучысының! Алар тагын агитатор, пропагандист, лектор да бит әле, һәм башка иҗтимагый эшләре дә исәпсез. Сыйныф җитәкчесе буларак безгә белем биреп уздырган өч елында Рәйсә апага да боларның һәммәсен эшләргә туры килгән, шул ук вакытта ул безнең һәркайсыбызга аерым шәхес итеп карап, тәрбия бирергә дә өлгергән. Укучыларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, кечкенә кеше аңлый торган сүзләр табып никадәрле алтындай киңәшләр биргән! Үз тормышында очраган төрле хәлләрне, гаделсезлекләрне дә телгә алып, үз тәҗрибәсеннән чыгып, шул ук вакытта авылдагы мисалларга, әти-әниләребезнең изге гамәлләренә басым ясап, ул кыенлыклар алдында куркып-каушап калмаска, төшенкелеккә бирелмәскә кирәклеген аңлатты. Әти-әнигә, өлкән буынга карата мәхәббәт һәм шулай ук авыл хезмәтенә хөрмәт тәрбияләде. Моның өчен төрле педагогик ысуллар кулланып, юллар табып, безне авыл халкы хезмәте, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштырды. Әбдери сөтчелек фермасына, Лабит сарыклар фермасына һәм колхозның башка эш урыннарына экскурсияләр оештырды, анда эшләүчеләрнең хезмәте белән төрле яклап таныштырырга тырышты. Укытучыбыз безне авыл тормышы пульсында тотарга омтылды. 1970 елның февраль-мартлары иде булса кирәк, Лабит авылы сарыкчылык комплексына нәзек йонлы Кавказ сарыклары китерелүен ишеткәч, Рәйсә апа иң беренчеләрдән булып үз сыйныфы өчен фермага экскурсия оештырды, яшь балаларга «Алга» колхозының шул яңа токым сарыклардан нинди файда ала алачагын аңлатты. Мин моны бүгенгәчә исемдә тотам икән, апабыз үз максатына ирешкән, димәк.
Әбдери сыерлар фермасына экскурсия вакытында булган тагын бер очракны оныта алмыйм. Ул вакытта без өченче сыйныфта, икенче сменада укый идек, дәресләргә кадәр фермада экскурсиядә булдык. Лабитта яшәүчеләребезнең төшке аш ашап килергә вакытлары бик аз калган иде. Шул сәбәпле Әбдеринекеләр безне үзләренә чакырасы булдылар. Мине Рәшит Фазлыев алып китте. Аның әнисе Рәйсә апа безне якты йөз белән каршы алды һәм катыклы тәмле умач шулпасы белән сыйлады. Ә укытучыбыз безне күрми калган булса кирәк, янындагы сыйныфташларымнан минем кай якка китүем турында сораган. Алар да әйтә алмаган. Шуннан соң Рәйсә апа, уңайсызланып: «Самат (бертуган энесе Хәммәтнең улы) белән бергә ул да миндә төшке ашны ашый ала иде бит», – дигән. Мәктәптә җыелышкач, Рәйсә апа кая югалуым турында сорашып, миңа бутерброд ясап алып килүе турында әйткән иде. Тамагымның тук икәнен, Рәшитләрдә кунакта булуым турында ишеткәч, Рәйсә апа тынычланып калды. Мин шулай итеп Рәшитнең әти-әнисе Рәйсә апа белән Мәзгут ага Фазлыевларның кунакчыл өендә сыйланып кайттым. 1970 еллар башында Рәшит әти-әниләре белән Куйбышевка (хәзер - Самара) күчеп киткәч тә безнең аралар озак еллар өзелмәде, сирәк булса да күрешә идек. 1977 елның маенда, Рязаново совхоз-техникумында укыган чорымда, Куйбышев шәһәренең Иске Загора урамында яшәгән Фазлыевлар гаиләсендә кабат кунакта булдым. Рәшит ул вакытта елга техникумында укый иде. “Куйбышев егете” буларак, ул миңа шәһәрне күрсәтте, дуслары белән таныштырды, Самара елгасы буйлап бергәләп катерда йөрдек, кайбер сыйныфташлар белән күрештек, шулар арасында медицина училищесы студенты Әминә Кобетдинова да бар иде (хәзер Казанда яши).
Укытучыбыз Рәйсә апага без шулай ук әйләнә-тирә табигатьнең истәлекле һәм матур урыннарына төрле экскурсияләр (походлар) оештыруы өчен дә бик рәхмәтле. Аның җитәкчелегендә Молот урманына барып изге Сәйхәр коесыннан тәмле сулар эчәргә, энҗе чәчәк – ландышлар һәм башка чәчәкләр җыярга, Уксымлы елгасы култыгындагы Шалканлык үзәненең матурлыгын күрергә, Олы Әврәле елгасы буенда тәмле балык шулпасы пешереп ашарга насыйп булды. Шалканлык үзәне тау битендә, өрәңге агачлары күләгәсендә Рәйсә апа белорус язучысы Михась Лыньковның «Миколка-паровоз» дигән популяр әсәрен сәнгатьле итеп татарча укыды. Белорус Гаврошы турындагы бәянне бик кызыксынып тыңлаганыбыз исемдә. Әлеге вакыйгадан соң ярты гасырдан артык вакыт үтсә дә, батыр малай Миколка турындагы ул әсәрнең төп сюжетын хәтерлим. Бу китапны сыйныфташыбыз Шәриф Гатауллин клуб китапханәсеннән алып килгән иде булса кирәк (аның әнкәсе Җәүһәрия апа шунда эшли иде). Класс сәгатьләрендә уку өчен Шәриф әнисеннән кызыклы китаплар алып килә, Рәйсә апа безгә аларны матур итеп укый иде.
Шалканлык үзәнендә икенче мәртәбә, ялгышмасам, 1972 елның маенда, 5 нче сыйныфта укыганда, Пионерия көнендә булдык. Пионерия бәйрәменә багышланган спорт ярышларында классташыбыз Самат озынлыкка сикерүдә катнашты, Рәйсә апа жюрида иде. Без шул үзән каршындагы тау битенә тезелешеп утырып төрле сыйныфларның, шул исәптән үз сыйныфыбызның да ярышларын карадык, бәйгедә җиңүчеләр өчен шатландык.
Ул вакытта мине Әбдери сыйныфташларымның тау битендә үскән, без – Лабитлар белмәгән кайбер кыргый үсемлек тамырларын казып алып, чистартып ашаулары гаҗәпләндерде. Тәлгать Хәммәдиев мине дә ниндидер үсемлекнең эзләп табарга, тамырын казып алырга һәм ашарга яраклы йомырка сыман аксыл бүлбеләрен җыярга өйрәтте. Мин шул аксыл тамырларны тешләп карадым, аларда үзенчәлекле тамыразык тәме бар иде. Шул тамыразыкның исемен Тәлгать «куян күмәче» дип әйтте сыман. Шунысын да искәртим, Уксымлы елганың исеме аның яр буйларында үскән уксымнан (кыргый сарымсактан) килә. Балачакта май-июнь айларында ашый идек без бу үсемлекнең тамырын. Әтидән дә яшүсмер чакларында аларның яз көне кыргый сарымсак җыеп аш пешерүләре турында ишеткәнем булды. Кыргый сарымсакларны Кайни (Каенлы) елгасы битләүләрендә хәзер дә очратып була.
Шалканлык үзәнендә сыйныфташлар белән соңгы тапкыр 1973 елның октябрендә булганбыз булырга тиеш. Безне һәм тагын ике сыйныфны (6 нчы, 8 нче сыйныфлар) 1 октябрьдә «Алга» колхозының Уксымлы елгасы ярындагы басуына бәрәңге алырга җибәрделәр. Шул иртәдә табигать беренче тапкыр “кар күрсәтеп” алса да, калган көннәр кояшлы һәм бик җылы торды. Без өч атна чамасы колхозга бәрәңге алырга ярдәм иттек. Башта бәрәңге төпләрен сәнәк белән казыдык, аннары, җир кипшенгәчтер, трактор сиптергече артыннан чүпләдек. Ул елны бәрәңге бик уңган һәм эре иде, шунлыктан, җыюы да күңелле булды. Үзең җыйган, көлдә тәгәрәтеп пешерелгән бәрәңгенең тәмлелеген әйтеп бетереп булмый. Без бәрәңгене чиләккә тутырып, аны учак өстенә каплап куеп та пешерә идек. Учак көлендә пешкән бәрәңге ярмаланып китә, аннан җир, үлән, көл исләре катыш үзгә тәмле ис аңкый. Мондый бәрәңгене ашап туеп булмый! Без аны чиратлашып пешерә идек. Чиратымның Мансур Мортазин, Роберт Гайсин белән туры килүен хәтерлим. Бәрәңге алган көннәр күңелле һәм кызыклы узу сәбәпле, санаулы атналарның үткәнен сизми дә калдык. Эшләп үскән авыл баласына бу эшләр һич авыр тоелмый иде. Өлкән сыйныфларда хәлебездән килгәнчә колхозга гел булыштык: бәрәңге, мәк һәм чөгендер басуларында да, ындырда да эшләдек, механизатор ярдәмчеләре дә булдык.
(Дәвамы бар).
Рафаил ШӘЙДУЛЛИН,
тарих фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе.