Яшәү миңа татлы хыял гына...

Маэмай

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

Хәзер аңа мин сугыш

Һөнәрләрен өйрәтәм.

Чаптырам да сикертәм,

Көн дә шулай йөдәтәм.

Ул окоптан окопка

Хат ташырга өйрәнсен!

Командирын дошманнан

Яклашырга өйрәнсен!

Яралыга су илтсен,

Һәрнәрсәгә өлгерсен.

Нәрсә генә сизсә дә,

Командирга белдерсен.

Менә шуның барсын да

Мин өйрәтәм Акбайга.

Акбай әзер һәрвакыт

Туган илен сакларга!

Парашютсыз курчак

Әти миңа куык алып бирде,

Мин курчагым тактым аңарга.

Очып китте куык,

аның белән

Курчагым да очты һавага.

Мескен курчак!

Әгәр парашюты

Булган булса иде янында,

Парашюты белән сикереп кенә

Төшкән булыр иде алдыма.

Әти тагын куык алып бирсә,

Мин курчакны таксам куыкка,

Аркасына аның парашютын

Бәйләп җибәрергә онытмам.

Сәгать

Сәгать суга: «Даң, даң!..»

Хәбәр бирә таңнан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,

Күрә - эшләр харап.

Тагын соңга калган,

Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: «Келт, келт!..»

- Тиз бакчага кит, кит!..

Марат аңа дәшә:

- Тукта, мине көт, көт!..

Сәгать җырлый: «Диң, диң!..»

- Мин бит туктый белмим.

Моннан ары: «зиң, зиң!»

Миңа карап йөр син!..

Карак песи

Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр,

Мин чоланны сакларга

Куштым ала песигә:

- Мияу, мияу, пескәем!

Барчы, зинһар, чоланга,

Майны сакла күседән,

Оясыннан чыгарма!

Песи күргәч күселәр

Койрыкларын кыстылар.

Йөрмәделәр чабышып,

Ярыкларга постылар.

Мияу, мияу, пескәем!

Колак салдың сүземә!

Каравылдан бушагач,

Сөт бирермен үзеңә!

Иртә белән майга дип

Керсәм, күзем акайды:

Явыз песи берүзе

Ялт иттергән ак майны!

- Мияу, мияу, пескәем,

Хыянәтче икәнсең.

Саклый торган маеңны

Үзең ашап киткәнсең!

Белмәдем

Карашларың ут икән,

Җирдә тиңең юк икән,

Гыйшкың агу, ук икән,

Сизмәдем,

Сизмәдем...

Мин каршыңда чүп икән,

Чүпкә шәфкать юк икән,

Бер сүзең дә күп икән,

Белмәдем,

Белмәдем…

Кыз теләге

Күп яучылар килде таң кызына,

Тау иленнән, диңгез артыннан,

Киемнәре ефәк һәм атластан,

Көймәләре сары алтыннан.

Кызны котлап җәүһәр муенсалар,

Беләзекләр бүләк иттеләр.

Тик барысы да кире җавап алып,

Буш кул белән кайтып киттеләр.

Шагыйрь килде, аның бар бүләге -

Ялкынлы җыр тулы йөрәге.

Шушы булды кызның сайлаганы,

Шушы булды кызның сөйгәне.

Бала чакны безнең әйтмә инде...

Бала чакны безнең әйтмә инде,

Тау шуганбыз җәфа өстеннән.

«Үсмәсләр», дип әти, сабыры бетеп,

Чәчебездән тартып үстергән.

Хәзер безнең әрсез йөрәкләрдә

Чәчрәп тора зәһәр үткерлек;

Усал аталарның күбесен без дә

Мыегыннан тартып чүктердек.

Безнең юлга цемент коелмаган,

Дәрьяларга күпер салмаган;

Үзебез үк ясап күчәрен дә

Кигезәбез бүген арбага.

Без төзибез тормыш өр-яңасын,

Кыенлыклар белән көрәшеп;

Үз көнебезне үзебез тудырабыз,

Үзебезчә кабызып кояшын.

Тозлы балык

Ник чакырдың су буена,

Үзең шунда килмәгәч?

Ник әйттердең «сөям» диеп,

Үзең «мин дә!» димәгәч?

Ник елмайдың каш сикертеп,

Яратмагач, йөрмәгәч?

Ник ашаттың тозлы балык,

Соңыннан су бирмәгәч?

1943.

Хыял

Ялыктырды инде бикле тормыш,

Көне-төне һаман бертөрле.

Ирексезлек, тарлык йөрәктәге

Бар өметне, дәртне үтерде.

Таш диварлар алды шатлыгымны,

Биреп картлык, кайгы, ютәлне.

Ишегемә барсам, ишек бикле,

Тәрәзәмә килсәм - челтәрле.

Һәр таң көтә мине дар агачы,

Кайгы арта кайгы өстенә.

Яшәү миңа татлы хыял гына,

Шатлыкларым авыр төш кенә.

Сирәк-мирәк тимер челтәр аша

Таң нурлары күктән коела.

Ал яулыгын ябынып минем янга

Бәхетем килә төсле тоела.

Сөйгән кызым кебек елмаер да,

Үбәр тесле үрелеп ирнемнән.

Һәм чакырып ирек бәйрәменә

Ул җитәкләр төсле җиңемнән.

Әйтер төсле: «Мине юкка гына

Көтмәдең син көн дә зарыгып.

Килдем сиңа ирек, яшәү алып,

Гомерең таңы булып, кабынып».

Хыял, хыял!.. Нинди ләззәтле син,

Ташламыйсың мине һичкайчан.

Бу тарлыкта ялгыз нишләр идем,

Ярый әле син бар, ичмасам

Беләм, ләкин яшәү килмәс миңа,

Бар хыялым шунда табылыр:

Бәхет, яшәү илгә бүләк итеп,

Җиңү таңы тиздән кабыныр.

1943.

Син онытырсың

Минем гомерем сулган чәчкә булып

Өзелеп төшәр синең алдыңа.

Син үтәрсең аны таптап, яньчеп,

Көзге салкын, җилле яңгырда.

Син онытырсың әле күптән түгел

Бу ягымлы, нәфис чәчкәнең

Гөл-бакчаңны синең бизәгәнен,

Сине назлап хуш ис чәчкәнен.

Син онытырсың язгы алсу таңда

Ян тәрәзәң аша сузылып,

Аның сине котлап сәламләвен,

Таң җиленнән сибелеп, тузылып.

Син онытырсың гөлләр арасында

Гөрләп үткән исем бәйрәмен,

Бәйрәмеңне котлап өстәлеңдә

Дулкынланган чәчәк бәйләмен.

Көзге бакча буйлап ашыга-ашыга

Танышыңа үткән вактыңда,

Исеңә да килмәс сулган гөлнең

Сыкрануы аяк астыңда.

Син керерсең өйгә көздән качып,

Тәрәзәңне ябып бикләрсең.

Юк, син инде хәзер сулган гөлне

Бусагаңнан атлап кертмәссең.

Сынган күңел, наздан мәхрүм булып,

Сүнәр ялгыз, җирдән йотылыр.

Сөю,

вәгъдә,

антлар… Аһ, барсы да

Һич булмаган кебек онытылыр.
1943.

Була кайчак

Була кайчак гаҗәп күңел каты,

Бернәрсәгә юньләп ис китми.

Үлем җиле исә күңел гөленә,

Яфрагын да ләкин селкетми.

Йөздә бары мәгърур көлемсерәү,

Уйдан ерак дөнья мазасы.

Шул вакытта менә әллә нигә

Тик язасы килә, язасы!..

Үтерсәгез, әйдә, үтерегез!

Котырыгыз аннан, биегез!

Тик шагыйрьгә кара китерегез

Һәм кулына каләм бирегез!
1943.

Зөбәрҗәттәй алтын…

Зөбәрҗәттәй алтын, гәүһәр сүзләремне

Түгәм сиңа, син шуны да аңламыйсың.

Ачып бирмәк булам бөтен серләремне,

Син аларны санламыйсың, санламыйсың.

- Ышанмыйм, ди.

Телдә әйтер сүз калмагач,

Җан газабын ничек әйтеп ошатыйм мин?

Ничә әйтеп үзең миңа ышанмагач,

Йөрәгемне ничек ярып күрсәтим мин?

1923.

Муса ҖӘЛИЛ.