Өлкә стипендиясе лауреаты

Ульяновск дәүләт педагогия университетының география һәм экология кафедрасы профессоры, тарих фәннәре докторы Азат Корбангали улы Идиатуллов Губернаторның күренекле галим Александр Александрович Любищев исемендәге мәртәбәле стипендиясенә лаек булды. Шул уңайдан милләттәшебезне УлГПУ ректоры Игорь Петрищев котлый.

“Әлеге стипендия ел саен фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып барган 10 фән кандидатына һәм 5 фән докторына тапшырыла. УлГПУ галимнәре шушы дәрәҗәле бүләкне алучы вузлар исемлегенә керә.

Стипендиатларны сайлап алганда галимнең төп казанышлары - Хирша индексы, халыкара мәгълүмат базаларында басылуы, фәнни монографияләрдә авторлыгы, патентлар һәм грантлар алуы, шулай ук фәнни һәм мәгърифәтчелек чаралары оештыруда катнашуы исәпкә алына. Галим фән һәм мәгариф кыйммәтләрен пропагандап, үзенең эшчәнлеген Ульяновск өлкәсе территориясендә алып барырга тиеш.

Азат Идиатуллов шушы критерийларга тулысынча туры килә. Ул менә 15 елдан артык инде УлГПУда хезмәт итә. РФ Президенты грантларының җитәкчесе һәм башкаручысы булып исәпләнә, шулай ук этнография буенча Беренче бөтенроссия студентлар олимпиадасына җитәкчелек итә, даими рәвештә фәнни семинарларда, конференцияләрдә һәм форумнарда катнаша. Ел саен Рус географик җәмгыяте чараларын оештыруга һәм үткәрүгә зур өлеш кертә.

Талантлы галимгә фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә киләчәктә дә уңышлар һәм яңа зур ачышлар телим!”- диелгән Игорь Петрищевның котлау хатында.