Төкфәт Кәбир улы Биктимиров

Алексей Русских һәм Ульяновск өлкә Хөкүмәте әгъзалары Төкфәт Кәбир улы Биктимировның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

РФ гомуми белем бирүнең почетлы хезмәткәре, җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Николаевка районының Милләтләр советы әгъзасы 30 январьда 70 нче яшендә озакка сузылган авырудан соң вафат булды.

“Төкфәт Кәбир улы бөтен гомерен мәгариф сферасы үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә багышлый. Хезмәт юлын гади укытучы буларак башлап, Николаевка районының муниципаль мәгариф бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр үсә. Аның күренекле һәм әһәмиятле шәхес сыйфатында башкарган эшләре бәяләп бетергесез. Чын профессионал, эшенә тугрылыклы булуы, кешеләрне яратуы белән коллегалары һәм укучылары өчен үрнәк булып тора. Аның безнең арабыздан китүе – барыбыз өчен дә зур югалту. Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам”,- диде регион башлыгы.

Төкфәт Кәбир улы бөтен гомерен туган төбәгенә һәм аның халкына хезмәт итүгә багышлый. Ул 1956 елның 28 сентябрендә Татар Сайманы авылында туа. 1974 елда Татар Сайманы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ульяновскиның И.Н.Ульянов исемендәге дәүләт педагогия институты физика-математика факультетына укырга керә. 1978-1986 елларда Төкфәт Кәбир улы Тепловка урта мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли, 1986 елда шушы мәктәпнең директоры итеп билгеләнә. 1988-1997 елларда Зур Чирекле урта мәктәбенә җитәкчелек итә. 2001 елда Николаевка районы мәгариф бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаруга керешә. 2019 елның январенда яңадан Зур Чирекле урта мәктәбе директоры итеп раслана, 2023 елның мартында шушы вазыйфадан лаеклы ялга китә.

Күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен Төкфәт Кәбир улы РФ мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, аңа “РФ гомуми белем бирүнең почетлы хезмәткәре” дигән почетлы исем бирелә. Ул шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә лаек була.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы һәм Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.