“Ташкент-Казан” поезды йөри башлады

Куйбышев тимер юлы начальнигы Вячеслав Дмитриев матбугат конференциясендә маршрутлар челтәре үсеше турында сөйләде.
“2025 елда берничә яңа поезд билгеләнде,- диде Вячеслав Васильевич. - Мисал өчен, 24 декабрьдә Ташкент-Казан маршруты буенча йөрүче 315/316 поезд беренче рейсын башкарды. Яңа тимер юл составы Самара, Сызран һәм Ульяновск шәһәрләре аша уза”.