Автозаводта яңа директор

Яр Чаллыда туып үскән Илнур Сәхабиев Ульяновск автомобиль заводы җитәкчесе итеп билгеләнде.
Ул 1 февральдән рәсми рәвештә заводның генераль директоры вазыйфаларын башкаруга кереште.
Илнур Сәхабиев үзенең хезмәт юлын 2012 елда Яр Чаллыда “КамАЗ” акционерлык җәмгыятендә башлый. Аннары «Форд Соллерс Елабуга» компаниясендә дәвам итә. Соңгы елларда Түбән Новгород өлкәсенең Заволжье шәһәрендә урнашкан “ЗМЗ” моторлар төзү заводы җитәкчесе булып эшләгән.