Эшсезләр саны кими

Ульяновск өлкәсендә 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшсезлек дәрәҗәсе нибары 1,5 процент тәшкил иткән. Губернатор Алексей Русских төбәкнең комплекслы үсеше буенча штаб утырышында әнә шул хакта хәбәр итте.

“2025 ел хезмәт базары өчен тарихи түбән эшсезлек дәрәҗәсе белән тәмамланды, ул нибары 1,5 процент тәшкил итте. Ульяновск өлкәсенең мәшгульлек хезмәте тарафыннан 73 мең дәүләт ярдәм чарасы күрсәтелгән. Эш эзләү вакыты уртача 61 көнгә кадәр кыскарды, 2024 ел белән чагыштырганда, бу – тугыз көнгә азрак. “Кадрлар” илкүләм проекты бу юнәлештә нәтиҗәле инструмент булып тора. Экономика тармакларының кадрларга ихтыяҗының 2032 елга кадәр исәпләнгән фаразы булдырылды. Төбәктә яшәүче бер меңнән артык кеше профессиональ белем алу курслары узганнан соң эшкә урнаштырылды. СВО ветераннарын эшкә урнаштыру – тагын бер юнәлеш. 2025 елда 500дән артык сугышчыга эш урыны табарга ярдәм иттек”,- дип белдерде Алексей Русских.

Ульяновск өлкәсенең кеше потенциалы үсеше һәм хезмәт ресурслары агентлыгы җитәкчесе Павел Калашников хәбәр итүенчә, СВОда катнашучыларны һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарын хезмәт базарына адаптацияләү, эшкә урнаштыру һәм яңадан укыту, аларга адреслы ярдәм итү, хезмәткә яраклы гражданнарны эшкә тарту, формаль булмаган мәшгульлекне законлаштыру, балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эш урыннары белән тәэмин итү һәм “Кадрлар” илкүләм проектын тормышка ашыру 2026 елда өстенлекле юнәлешләр булып исәпләнәчәк.