Суүткәргечләр яңартыла

Губернатор Алексей Русских төбәкнең комплекслы үсеше буенча штаб утырышында коммуналь инфраструктураны яңартуны күздә тоткан федераль проектны тормышка ашыру мәсьәләсен карады.
“2026 елда Ульяновск өлкәсендә Президентның коммуналь инфраструктураны яңарту турында күрсәтмәсен үтәүне дәвам итәбез. Бу максатта казнадан 488 миллион сум акча бүлеп бирелә, шуның 311 миллионы – федераль бюджет акчасы. Исемлеккә Ульяновск һәм Димитровградтагы, Яңа Майнадагы, Сурское, Барыш һәм Радищево районнарындагы 12 суүткәргеч объекты керә. Алар арасында күп чыгымнар таләп иткән объектлар да, аз чыгымлы нокталар да бар. Шуңа да карамастан, алар барысы да безнең өчен берүк дәрәҗәдә мөһим һәм кирәкле. Муниципаль берәмлекләр башлыклары ремонт эшләренең барышын шәхси контрольдә тотарга бурычлы”,- диде Губернатор.
Суүткәргеч объектлары “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты буенча яңартыла. 12 объектны реконструкцияләү һәм капиталь ремонт көтә. Ульяновск өлкәсенең ЖКХ һәм төзелеш министры Андрей Головко белдерүенчә, Яңа Майна һәм Сурское эшчеләр бистәләрендә – су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү, Димитровградта – канализация коллекторын капиталь ремонтлау, Барышта су бүлеп бирү челтәрен яңарту каралган. Моннан тыш, 2026 елда сигез яңа объектта – Ульяновскиның Засвияжье районындагы суүткәргечтә һәм канализация коллекторында реконструкцияләү эшләре башланачак.
Шулай итеп, 2026 елда “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектының “Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү” федераль проекты буенча 19,7 километр су белән тәэмин итү системасын һәм 10,7 километр су бүлеп бирү челтәрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау күздә тотыла. Нәтиҗәдә Ульяновск өлкәсендә яшәүче 49 мең кешегә күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты яхшырыр дип көтелә.