Сугышчыларны тернәкләндерәләр
Ульяновскиның Чучкалов исемендәге реабилитацияләү үзәгендә СВО сугышчыларын яңадан диярлек йөрергә өйрәтәләр. Биредә кыска гына вакыт эчендә ике меңнән артык хәрби хезмәткәргә һәм аларның якыннарына медицина ярдәме күрсәтелгән.

Әле күптән түгел генә ул дрон объективы аша алгы сызыкның күк йөзен күзәткән. Ә бүген Ринат Арифуллин үзе ясый алган һәр адым өчен көрәшә. Аның “лента” артындагы бер елы каты яралану белән тәмамлана: аяклары белән нервларына зыян килгән. Хәрби хезмәттән китәргә туры килсә дә, тулы канлы тормыш белән яшәү теләге көчле аның. Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, Чучкалов исемендәге социаль-реабилитацияләү үзәгендә яңадан йөрергә, үз аякларын тоярга өйрәнә.
“Монда мин икенче тапкыр ятам инде. Менә шушы аппарат аяктагы нервларны дәваларга ярдәм итә. Бик тә яхшы, заманча аппарат яңадан аякка басарга булыша”,- ди махсус хәрби операциядә катнашучы Ринат Арифуллин.
Чучкалов исемендәге медицина үзәге заманча җиһазлар һәм тренажерлар, иң мөһиме – югары квалификацияле врачлар командасы белән тәэмин ителгән.
“Безнең үзәк терәк-хәрәкәт аппараты функцияләрен югалткан пациентларны аякка бастыру өчен кирәкле булган заманча аппаратура белән җиһазландырылган. Биредә травматолог, медицина реабилитологы, врач-физиотерапевт, медицина психологы, врач-невролог кебек белгечләр эшли. Алар сугышчыларга һәм аларның якыннарына тиз арада тернәкләнергә ярдәм итәләр”,- ди реабилитацияләү үзәге директорының дәвалау эше буенча урынбасары Марина Корнилова.