“Зур этнографик диктант” яздылар

3,5 меңгә якын ульяновскилы “Зур этнографик диктант” халыкара мәгърифәтчелек акциясенә кушылды.

3 ноябрьдә төбәк халкы илебездә яшәүче милләтләрнең традицияләре, теле, тарихы һәм мәдәнияте турында үзләренең белемен тикшерә алды. Өлкәдә 70кә якын мәйданчык эшләде.

3-12 ноябрьдә Ульяновск өлкәсендә “Зур этнографик диктант” халыкара мәгърифәтчелек акциясе уза. Әлеге проект гомумроссия гражданлык бердәйлеген ныгытуга, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен популярлаштыруга һәм тарихны ялганлап күрсәтүгә каршы торуга юнәлдерелгән. 2026 елда этнографик диктант РФ Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә куелган Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү буенча төп чаралар планына кергән.

“Ульяновск өлкәсендә әлеге акция һәр елны бик тә актив уза. 2016 елдан башлап төбәктә яшәүче 228 меңнән артык кеше бу инициативаны яклап чыккан, ә 2025 ел нәтиҗәләренә караганда, безнең өлкә катнашучылар саны буенча Россия Федерациясенең ун иң яхшы субъекты исемлегенә кергән”,- ди өлкәнең мәгариф һәм тәрбия министры Наталья Семенова.